Россиянең тышкы эшләр министрлыгы: паралимпиадада Россия әләмен күтәреп чыккан белорус кешесенә фатир бүләк итәләр
Паралимпиада-2016 ачылу тантанасы вакытында Россия әләмен күтәреп чыккан белорус кешесе Андрей Фомочкинга фатир бүләк итәчәкләр.
Паралимпиада-2016 ачылу тантанасы вакытында Россия әләмен күтәреп чыккан белорус кешесе Андрей Фомочкинга фатир бүләк итәчәкләр.
Түбән Кама районындагы авылларда яшәүчеләр шәһәр кешеләренә үзләренең быелгы яшелчә уңышын күрсәттеләр һәм алар белән нәрсәләр эшләп булуы турында сөйләделәр, диелә җирле “Туган як” газетасында.
Татарстанда беренче тапкыр «Ат көне»н Арча районында билгеләп үттеләр. Чарага бөтен Россиядән йөздән артык ат һәм аларның хуҗалары җыелган.
Фәния һәм Зиннур Гыймадетдиновларның гөмбә җыярга баргач, кочакка сыярлык гөмбәгә юлыкканнар, дип яза “Авыл офыклары” газетасы.
30 cентябрь көнне «Сочи-2016» халыкара инвестицион форумы кысаларындагы төбәкләр күргәзмәсендә Татарстан Республикасы стенды эшлекле очрашулар алып бару мәйданчыгы булды. Бу хакта Татарстан президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.
Татарстан инвестиция-төзелеш идарәсе дәүләткә сатып алу сайтында һәйкәлгә тендер игълан итте. Килешүнең башлангыч бәясе 14 млн 93 мең сум.
Татарстанның Биектау районы Калинино авылы янәшәсендә “Карадениз” мәчете комплексы төзелеше бара. Аны «Рубин» уенчысы Гөкдениз Карадениз төзетә. 60 миллион сумлык комплекс киләсе елның җәенә ачылачак, ди төзүчеләр. Биектау районында бу инде 49нчы мәчет булачак.
Бүген Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Эмиль Җәләлетдинов белән Татарстанның халык артисты Флюра Сөләйманова Тукай исемендәге филармония янындагы паркта истәлек агачлары утыртты.
«Ел хәйриячесе» республика конкурсына гаризалар кабул ителә башлавы хакында Татарстан Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Россия Банкының 200 һәм 2000 сумлык яңа акчаларда сурәтләнәчәк символларны сайлау конкурсы буенча тавыш бирүнең өченче этабы бара.