21 Мар 14:47 «Рафаэлло» рецепты

1 йомырка, 1әр стакан шикәр комы, крахмал һәм чистартылган фундук, 200 г атланмай, 2 аш кашыгы үсемлек мае, 3 аш кашыгы майонез, 2,5 стакан он, 2 банка куертылган сөт, 1/2 шәр чәй калагы тоз һәм чәй содасы, кокос вагы.

21 Мар 13:57 Журналистлар Алсу Хәсәнованы искә алды…

Татарстанның Питрәч районы Шәле авылында журналист Алсу Хәсәнованы искә алу кичәсе узды. Ун елдан артык «Ватаным Татарстан» газетасында эшләгән, республиканың татар газета-журналларында һәрдаим мәкаләләре дөнья күргән хезмәттәшебезне рәхимсез авыру арабыздан алып киткәнгә инде бер ел тула.

21 Мар 13:53 Сабада өстәл теннисы буенча XV Бөтенроссия ярышларына 263 спортчы килгән

Байлар Сабасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов РСФСРның атказанган урманчысы Нургали Миңнехан улы Миңнеханов истәлегенә багышланган өстәл теннисы буенча XV ачык шәхси-команда Бөтенроссия ярышларын ачу тантанасында катнашты.

21 Мар 13:50 Һәлакәткә очраган самолетның «кара тартма»ларыннан кирәкле мәгълүмат алынган

Дәүләтара авиация комитеты Ростов-на-Дону аэропортында һәлакәткә очраган самолетның «кара тартма»ларын ачкан. Шулай итеп, самолетның очыш параметрларына ачыклык кертә торган мәгълүмат алынган.

21 Мар 08:41 Казанда Нәүрүзне каршыладылар

Кояш календаре буенча язгы көн белән төн тигезләшкән вакытка, 21 мартка, туры килгән бу көн — Үзәк һәм Көнбатыш Азия илләрендә дәүләт дәрәҗәсендәге бәйрәм. Татарстан башкаласында Нәүрүзне татарлар белән берлектә иранлылар, әфган, таҗик, үзбәк, кыргыз, казах, төркмән, әзербәйҗан, төрекләр каршы алды.

21 Мар 08:15 Татарстан Студентлар лигасы үзенең 20 еллыгын конференция белән билгеләп үтте

19 мартта Казанда КИТТУ-КХТИ бинасында «Татарстан Республикасы Студентлар лигасы» төбәк яшьләр оешмасы конференциясе үтте, анда 367 кеше катнашты. Конференциядә Студентлар лигасының 20 еллык эшчәнлегенә нәтиҗәләр чыгарылды һәм оешманың хәзерге президентының вәкаләтләре озайтылды.

21 Мар 08:06 Татарстанда социаль ипотека программасы буенча 44,7 мең кв.м мәйданлы 42 йорт тапшырылган

Татарстанда социаль ипотека программасы буенча 832 фатирга исәпләнгән 44,7 мең кв метр мәйданлы 42 йорт тапшырылган. Программа буенча төзелә торган объектларның 92сендә әзерлек дәрәҗәсе югары, ә 36сында — уртача. Бу хакта ТР Хөкүмәте йортында узган традицион республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.