Татарстанда янгыннар һәм аларда үлгән кешеләр саны кимегән
Соңгы елларда Татарстанда янгыннар һәм аларда үлгән кешеләр саны кимү тенденциясе күзәтелә. Тулаем алганда, соңгы биш елда янгыннар 6 процентка, һәлак булучылар 11,8 процентка кимегән. Бу хакта ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта республиканың Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министры Рафис Хәбибуллин әйтте.