7 Апр 09:59 Укытучылыкка белем һәм сәләт буенча сайлыйлар

Татарстан мәктәпләре өчен белемле, сәләтле укытучыларны максатчан рәвештә әзерләүгә керешәләр. Педагог булырга теләүчеләрне моннан соң вак иләк аша уздырып, иң-иңнәрен генә сайлап алачаклар. Сынауларны лаеклы үткәннәр исә уку дәвамында ай саен 15 мең сумлык стипендия алачак һәм тулай торак белән тәэмин ителәчәк.

7 Апр 09:35 Татарстанда «Студентлар язы» башлана

15-20 май көннәрендә Казанда «Россия студентлар язы» узачак. Ә Татарстан мондый хокукны узган ел Владивостокта абсолют җиңү яулап алды. «Россия студентлар язы» уңаеннан республикада «Татарстан студентлар язы-2016» фестивале башлана.

7 Апр 09:15 Су саклау зоналары елы: кайсы район ничек үзгәрәчәк?

Быелгы Су саклау зоналары елы чараларында һәркем үз өлешен кертә ала. “Язгы МАРШ” дип аталган архитектура остаханәсендә катнашучы яшь архитекторлар, мәсәлән, район башлыкларына үз проектларын тәкъдим итте.

7 Апр 08:57 Халык һаман җиңел акчага алдана….

Татарстанда финанс пирамидалары белән бәйле вазгыять һаман да шактый катлаулы булып кала бирә. Әлеге ялган оешмалардан зыян күрүчеләр саны 20 меңнән дә артып киткән инде…