18 Мар 13:56 Утыңны сүндереп Җирне коткаруда катнаш

Иртәгә, 19 март көнне, бөтендөнья бер сәгать электр энергиясе кулланмый торачак. Моннан берничә ел элек табигатьне саклаучылар тарафыннан уйлап табылган әлеге чара “Җир сәгате” (“Час Земли”) дип атала.

18 Мар 13:47 Ничек төп башына утырталар…

Мал-туарны тизрәк үстерү-симертү өчен антибиотиклар кулланылганы беркемгә дә сер түгелдер, бөтен дөньяда шулай эшлиләр. Моның кеше сәламәтлегенә дә зыяны зур.

18 Мар 12:51 18 март — Бөтендөнья йокы көне

Бөтендөнья йокы көне 2008 елның 14 мартында йокы көненең Халыкара комитеты тарафыннан йокы медицинасы Халыкара ассоциациясендә үткәрелә башлады.

18 Мар 08:46 Казан Нәүрүзне бәйрәм итәргә җыена

20 март көнне сәгать 10.00 да, Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры каршындагы мәйданчыкта Нәүрүз бәйрәм ителәчәк, дип хәбәр итә Казан шәһәре Думасы Аппаратының җәмәгатьчелек һәм ММЧ белән элемтәләр бүлеге матбугат хезмәте.

17 Мар 19:44 Туйга тамаданы ничек сайларга?

Иксез-чиксез дөньяда бер-берегезне таптыгыз һәм өйләнешергә уйлагансыз икән, сезнең беренче гаилә бәйрәмегез туй мәҗлесе булыр. Туйда иң кирәкле кеше – тамада. Ул мәҗлесне күңелле итүче. Тәртип һәм гармония тамададан тора.