17 мая 10:28 Русиянең иң өлкән кешесе 120 яшьлек Тәнзилә әби – иң аз пенсия алучы

Әстерхан өлкәсендә яшәүче 120 яшьлек Тәнзилә Бисембеева дөньяның иң өлкән кешеләренең берсе. Аны Русиянең Гиннесс рекордлар китабына кертәләр. Ни кызганыч, 120 яшьлек әби иң аз пенсия алучылар рәтендә. Русиядә 100 яшьтән узган пенсионерларга берни дә каралмаган.

17 мая 10:23 Туймазыда «Үзем җырлыйм, үзем уйныйм» бәйгесе үтте

Башкортстанның Туймазы районында һәм шәһәрендә гармунчы-җырчылар арасында “Үзем җырлыйм, үзем уйныйм” исемле II төбәкара конкурсның йомгаклау өлеше үтте. Әлеге бәйге күренекле җырчы, тальянда уйнау остасы Фән Вәлиәхмәтов башлангычында икенче тапкыр оештырылды.

17 мая 09:17 Киләсе елда Россия «Евровидение»дә катнашмаска мөмкин

Киләсе елда «Евровидение» Россия катнашыннан башка узарга мөмкин. Россия сәясәтчеләре быелгы гаделсез нәтиҗәләрдән соң, Россиягә әлеге мәртәбәле конкурста катнашмаска тәкъдим иткәннәр, дип хәбәр итә Deutsche Welle.

17 мая 09:12 Эш урынында җәрәхәт алганда нишләргә?

Эш урынында күңелсез хәл килеп чык­кан очракта, беренче чиратта хезмәтне саклау бүлегенә йә предприятие җитәкчесенә хәбәр итәргә, тиз арада «ашыгыч ярдәм» хезмәте чакыртып, зыян күргән хезмәткәрнең якыннарына бу хакта әйтергә кирәк.

17 мая 08:53 Санаторийлар бары тик олы яшьтәгеләр һәм авырулар өчен дигән күзаллау дөрес түгел

“Санаторийлар бары тик авыру яки өлкән яшьтәге кешеләр өчен, һәм анда йөрү модада түгел” дигән стереотипларны бетерергә дигән максат күзаллана. Бу хакта 22-24 майда Казанның “Корстон” комплексында узачак “Здравница-2016” бөтенроссия форумын үткәрүгә багышланган матбугат очрашуында сөйләшү булды.

17 мая 08:41 Татарстанда 25 меңнән күбрәк сабый балалар бакчасына йөри башлаячак

1 апрельдән Казанда һәм Яр Чаллыда “Электрон балалар бакчасы” автоматлаштырылган мәгълүмати системасы буенча балалар 2016-2017нче уку елына мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренә массакүләм төстә урнаштырыла башлады. 

17 мая 08:35 Сәнгать белгече, этнограф, архитектор Фуад Вәлиевнең тууына 95 ел тулу уңаеннан, түгәрәк өстәл була, күргәзмә ачыла

Казан татарларының авыл йортлары архитектур бизәлешен, Урта Идел буйларының борынгы чорлары, Идел буе Болгар дәүләте, Казан ханлыгы сәнгатен өйрәнгән сәнгать белгече, архитектор, тарих фәннәре кандидаты (1966), сәнгать фәннәре докторы (1984) булып танылган Фуад Хәсән (Хөсәен) улы Вәлиевнең (1921-1984) тууына – 95 ел.