6 Апр 12:15 Теплицада кызу эш башлана…

Өстәлегездә үзегез үстергән яшел салат, суган, шпинат, редис кебек яшелчәләр булсын, дисәгез, аларны теплицага утырту турында алдан ук кайгыртырга кирәк.

6 Апр 12:04 8 апрель кемнәргә сюрприз әзерли?

Астрологлар 8 апрельне гадәти булмаган көн буларак билгели. Бу көнне Ай тула, өстәвенә ул “Суперлуние” көне дә икән. Астрологлар аны “Алсу Ай” буларак билгели. Белгечләргә ышансаң, йолдызнамәнең өч билгесе өчен бу көн аеруча әһәмиятле булачак икән. Кемнәр алар?

6 Апр 10:59 «Татнефть» шәһәр урамнарын эшкәртү өчен 19 тонна дезинфекция чарасы сатып алды

«Татнефть» ГАҖ 19 тонна дезинфекция чарасы — кальций гипохлориты сатып алды һәм түләүсез нигездә Татарстанның көньяк — көнчыгыш коммуналь предприятиеләренә урамнарны эшкәртү өчен тапшырды. Бу хакта компаниянең матбугат хезмәте хәбәр итә.

6 Апр 10:47 Татарстанда цифрлы пропусклар алуга теркәлүне гадиләштерделәр

Татарстанда цифрлы пропусклар алу буенча сервиста теркәлү системасын гадиләштерделәр. Бу хакта Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

6 Апр 10:42 Мәктәп укучылары өчен бушлай дистанцион олимпиада курслары ачылды

Педагогик осталык үзәге мәктәп укучылары өчен бушлай дистанцион олимпиада курслары ачты. Программалар VII-XI сыйныф укучыларына исәпләнгән. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

3 Апр 15:38 Эш урыны булган 65 яшьтән өлкәннәргә изоляция вакытында пособие түләнәчәк

Эш урыны булган 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләргә коронавируска бәйле изоляция вакытында пособие түләнәчәк. Бу хакта карантин вакытында эшкә яраксызлык кәгазьләре бирү һәм пособие түләү темасына «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә Россия Социаль иминият фондының Татарстан буенча идарәсе башлыгы урынбасары Фердинанд Закиров әйтте.

3 Апр 14:35 Кибеттән алып кайткан яшелчә һәм җиләк-җимешне дезинфекцияләргәме?

АКШның Ратгер университетының азык-төлек продуктлары иминлеге буенча белгече, микробиолог Дональд Шаффнер кибеттән алып кайткан әйберләрне дезинфекцияләү турында фикерләрен әйткән. Бу турыда «Вести.Наука» хәбәр итте.