6 Июл 13:53 Белгеч: Чаллыда коронавирус белән авыручылар саны Татарстандагы күрсәткечтән югарырак

Чаллыда яңа төрдәге Covid-19 коронавирусы һәм башка вируслы чирләр белән авыручылар саны Татарстан буенча уртача күрсәткечтән 14,7 процентка артыграк. Автокаланың баш санитар табибы Илгизәр Бариев эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә шул хакта хәбәр итте.

6 Июл 13:23 Татарстанда соңгы тәүлектә 38 кеше коронавирус инфекциясе йоктырган, 12 кеше терелгән

Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус инфекциясе йоктыруның 38 яңа очрагы ачыкланган. Аларның барысы да әлеге чирне башка авырулар белән аралашу нәтиҗәсендә эләктергән. ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова «Татар-информ» агентлыгына шул хакта хәбәр итте.

3 Июл 10:17 Тормыш яхшырачак!

Һәрхәлдә астролог Василиса Володина шулай вәгъдә итә. Аеруча йолдызнамәнең өч билгесенә.

3 Июл 09:52 Традицион мәдәниятне үстерү үзәге онлайн Сабантуй уңаеннан флешмоб башлады

Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге коронавирус таралу сәбәпле Сабан туе бәйрәмен онлайн форматта үткәрәчәк. Бүген Сабантуй бәйрәменә #Сабантуй2020 хештегы астында флешмоб башланып китте. Бу хакта Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәгенең матбугат хезмәте хәбәр итә.