19 Мар 11:23 Аларны озын гомер көтә…

Астрологлар, йолдызнамәнең бу билгеләре башкаларга караганда озаграк яши, дигән фикердә.

19 Мар 11:03 Шикәрдән баш тартсаң, унлата отасың

Супермаркетлардагы азык-төлекләрнең 75%ында шикәр бар. Без бүгенге көндә шикәргә шуның кадәр ияләшкәнбез ки, хәтта аның зыяны турында уйлап та бирмибез. Ә бит шикәр турыдан-туры баш миенә йогынты ясый, картаю процессын тизләтә, тән авырлыгын арттыра һәм организмның гормональ-эндокриналь системалары эшчәнлегенә зыян китерә.

19 Мар 10:48 Бариев: Конституциягә төзәтмәләр рухи принциплар һәм үсештәге өстенлекне билгеләячәк

Россия Федерациясе Дәүләт Думасына Татарстаннан сайланган депутат Марат Бариев Конституциядәге ватанпәрвәрлек, суверенитетны саклау һәм сугышсыз яшәү хокукына кагылышлы төзәтмәләрнең актуальлеген билгеләп үтте.

19 Мар 10:21 Татарстан районнарына биологик калдыкларны җыю өчен контейнер һәм автотранспорт кайта

Татарстанның 17 районы быел биологик калдыкларны җыю өчен контейнер һәм махсус автотранспорт алачак. Бу хакта 18 март көнне журналистларга Татарстан Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Габделхак Мотыйгуллин сөйләде.

19 Мар 10:09 Эш башлаучы фермерлар алты миллион сумга кадәр грант алырга мөмкин

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы «Кече һәм урта эшкуарлык һәм эшкуарлык инициативасына ярдәм» илкүләм проекты кысаларында «Агростартап» программасы буенча грант бирү өчен крестьян (фермер) һәм шәхси ярдәмче хуҗалыклар арасында сайлап алу конкурсы игълан итте. Бу турыда министрлыкның матбугат хезмәте хәбәр итә.

19 Мар 10:00 Фәрит Сәләховны Чаллы башкарма комитеты җитәкчесе итеп сайладылар

Чаллы шәһәр Советының чираттагы утырышында башкарма комитет җитәкчесен сайладылар. Ринат Абдуллин Татарстан Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгына эшкә киткәч, бу урын бушаган иде. Депутатлар ачык тавыш бирү юлы белән Автошәһәрнең сити-менеджерын сайлады. Ул — Фәрит Сәләхов, аның өчен барлык катнашучылар да тавыш бирде.

18 Мар 13:23 Авыл хуҗалыгы министрлыгы: Татарстанда ике айлык азык-төлек запасы булдырылды

Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы йөкләмәсе нигезендә, Татарстанда азык-төлек запасы булдырылды, ул кимендә ике айга җитәчәк. Бу хакта Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.