22 Мар 14:41 Зиннур Хөснияр: Урык-сурык тәрбия, яки безнең балалар кемгә кирәк?

Шәйхи Маннур, Гаяз Исхакый, Муса Җәлил исемендәге премияләр лауреаты, танылган язучы, «Салават купере» журналы җитәкчесе Зиннур Хөснияр татар балалар әдәбиятын үстерү өчен аерым программалар булдырырга кирәк дип саный.

22 Мар 13:57 Вил Усмановка “Татарстан Республикасы халык артисты” исеме бирелде

Җырчы Вил Усманов “Татарстан Республикасы халык артисты” мактаулы исеменә лаек булды. Ул бүген Казан Кремлендә ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның хезмәт алдынгыларына дәүләт бүләкләре тапшыру тантанасында бүләкләнде.

22 Мар 13:46 Татарстан эшсез гражданнарны эшкә урнаштыру тизлеге буенча лидер төбәкләрнең берсе булды

Татарстан Республикасы эшсез гражданнарны эшкә урнаштыру тизлеге буенча Россиядә лидер төбәкләрнең берсе булды. Бу хакта RT телеканалы Росстат мәгълүматларына сылтама белән хәбәр итә.

22 Мар 13:40 Фәрит Мөхәммәтшин Казан Кремлендә хезмәт алдынгыларына дәүләт бүләкләре тапшырды

Бүген Татарстанның Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Казан Кремлендә хезмәт алдынгыларына РФ һәм ТР дәүләт бүләкләрен тапшырды. “Республика үсешенә өлеш керткән кешеләргә рәхмәт әйтеп бүләкләү традициягә кереп китте”, — дип сәламләде Фәрит Мөхәммәтшин.

22 Мар 11:29 Россия Пенсия фондында кемнәрнең ике пенсия алырга хокуклы булуы турында сөйләделәр

Россия Пенсия фондында кайсы категориягә кергән гражданнарның ике пенсия алырга хокуклы булуы турында сөйләделәр. Бу хакта «Российская газета» яза.

Мисал өчен, бер категорияне инвалидлык һәм картлык буенча иминият пенсиясе алучы Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм блокадачылар тәшкил итә.

22 Мар 11:16 Гамил Әсхәдулла: «Балаларым яше белән яшим»

«Мунча ташы» юмор театрының тамашасын карамаган татар бар микән?! Милли юморыбыз­ның йөзек кашы булган театр алдагы елда 40 еллык эшчәнлеген билгеләп үтәчәк. Бер минут көлү гомерне биш минутка озынайта дип алсак та, үзләренең юморы белән безнең гомерне алар күпмегә озынайттылар икән?!