Логотип «Мәйдан» журналы

Георгий Ибушев Россиянең атказанган артисты исеменә лаек булды

2019 елның 13 июнендә Россия Президенты Владимир Путин Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең солист-вокалисты Георгий Ибушевка «Россия Федерациясенең атказанган артисты» дигән мактаул...

2019 елның 13 июнендә Россия Президенты Владимир Путин Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең солист-вокалисты Георгий Ибушевка «Россия Федерациясенең атказанган артисты» дигән мактаулы исем бирү турындагы Указга кул куйды.
Георгий Ибушев Россиянең атказанган артисты исеменә лаек булды
Җырчы мактаулы исемгә сәнгатькә керткән зур өлеше һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен лаек булган.
Георгий Ибушев 1991 елда Татарстанның атказанган артисты, ә 2000 елда Татарстанның халык артисты исеменә лаек була. 2007 елда аның татар телендә “Рәхмәт сиңа, җыр” китабы дөнья күрде.
Фото: Салават Камалетдинов

https://tatar-inform.tatar/news/2019/06/16/188177/

Комментарийлар