Логотип «Мәйдан» журналы

Генуяда күпер ишелү нәтиҗәсендә 30дан артык кеше һәлак булган (ВИДЕО)

 Италиянең төньягындагы Генуя шәһәрендә күпернең автомагистраль өстенә җимерелеп төшүе нәтиҗәсендә ким дигәндә 22 кеше һәлак булган.Күпер ишелгән вакытта анда 10-20 машина булган дип фаразлана. Җ...

 
Италиянең төньягындагы Генуя шәһәрендә күпернең автомагистраль өстенә җимерелеп төшүе нәтиҗәсендә ким дигәндә 22 кеше һәлак булган.
Күпер ишелгән вакытта анда 10-20 машина булган дип фаразлана. Җимерекләр астында кешеләр бар. Италия медиасы язуынча, анда коткаручылар һәм табиблар эшли.
Күпернең бер өлеше торак йортларга да эләккән дип хәбәр ителә. Нәтиҗәдә газ торбаларына зыян килгән, газ чыга башлаган.
Берничә дистә метр биеклектәге әлеге күпер 1960 елларда төзелгән булган. 2016 елда күпер төзекләндерелгән.
Италиянең транспорт министры Данило Тониелли әлеге хәлне "зур фаҗига" дип атады.
 
[embed]https://www.youtube.com/watch?v=pBjfUyvtr3w[/embed]
 
Фото: ANDREA LEONI/AFP/GETTY IMAGES
https://www.azatliq.org/

Комментарийлар