Логотип «Мәйдан» журналы

Гариф Ахуновның тууына 90 ел тулуга багышланган “Хәзинәле гомер” дигән әдәби-музыкаль кичә үткәреләчәк

20 ноябрь сәгать 17.00дә ТР Язучылар берлегенең Г. Тукай клубында (Казан ш., Мөштәри ур., 14 йорт) “Хәзинәле гомер” дигән әдәби-музыкаль кичә була.Татарстан Республикасының халык язучысы, Г.Тукай исем...

20 ноябрь сәгать 17.00дә ТР Язучылар берлегенең Г. Тукай клубында (Казан ш., Мөштәри ур., 14 йорт) “Хәзинәле гомер” дигән әдәби-музыкаль кичә була.
Татарстан Республикасының халык язучысы, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Гариф Ахуновның тууына 90 ел тулуга (1925-2000) багышланган искә алу кичәсендә, әдәбиятыбызның күренекле әһелләре чыгышларыннан тыш, Миңгол Галиев, Зөһрә Сәхәбиева, Рәсим Низамиев, Мәсгуд Имашев, Фатыйма Имашева, Расих Галимҗанов башкаруында җырлар, Гариф Ахуновка багышлап каләмдәшләре тарафыннан иҗат ителгән шигъри юллар һәм автор әсәрләреннән өзекләр яңгыраячак. Әледән-әле экранда олуг язучыбыз белән бәйле, шулай ук телеспектакльләрдән күренешләр кичәнең эчтәлеген тагын да баетып җибәрәчәк.
Әдәбият сөючеләрне, Г.Ахунов әсәрләрен яратып укучыларны, әдипнең якташларын олуг язучыбызны искә алу кичәсенә чакырабыз, дип мөрәҗәгать итәләр ТР Язучылар берлегеннән.

Комментарийлар