Логотип «Мәйдан» журналы

Галимнәр көн саен кулланылырга тиешле өч ризыкны атады

Белгечләр тарафыннан көн саен ашарга тиешле ризыклар барлыгы ачыкланган.Аларны даими куллану куркыныч авыруларны кисәтә. Мәсәлән, галимнәр алма, әстерхан чикләвеген һәм кишерне көндәлек ашау режимына...

Белгечләр тарафыннан көн саен ашарга тиешле ризыклар барлыгы ачыкланган.
Аларны даими куллану куркыныч авыруларны кисәтә. Мәсәлән, галимнәр алма, әстерхан чикләвеген һәм кишерне көндәлек ашау режимына кертү сәламәтлек өчен бик файдалы дип белдерә.
Алар сүзенчә, алма кандагы шикәр күләмен көйли. Шулай ук ул организмдагы кислота-селте балансын нормальләштерә. Организмда холестеринны киметү һәм канга шикәр үтеп керүне акрынайтуда кишер булыша. Ә баш мие эшчәнлеген яхшырту өчен көн саен берничә әстерхан чикләвеге ашарга киңәш ителә.
Галимнәр сүзенә караганда, әлеге ризыкларны даими кулланучы кеше үз организмына ашкайнату системасы һәм йөрәк белән бәйле булган авырулар килеп тууга каршы көрәшүдә ярдәм итә.
 

Комментарийлар