Логотип «Мәйдан» журналы

Forbes Россиянең иң бай 200 эшмәкәре рейтингын бастырган

Forbes Россиянең иң бай бизнесменнарының еллык рейтингын бастырган. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.Беренче урында "Новатэк"ка нигез салучы һәм аның башлыгы Леонид Михельсон чыккан. Аның байлыгы 24 мил...

Forbes Россиянең иң бай бизнесменнарының еллык рейтингын бастырган. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.
Беренче урында "Новатэк"ка нигез салучы һәм аның башлыгы Леонид Михельсон чыккан. Аның байлыгы 24 миллиард доллар тәшкил итә. Аның артыннан 21,3 миллиард сум белән Новолипецкий металлургия комбинаты Директорлар советы рәисе Владимир Лисин тора. Өчлекне "Лукойл" НК Президенты Вахит Алекперов йомгаклый.
Исемлеккә шулай ук "Северсталь" ГАҖ Директорлар советы рәисе Алексей Мордашов, "Новатэк" һәм "Сибура" Директорлар советы әгъзасы Геннадий Тимченко, "Интеррос" холдингы президенты Владимир Потанин, LetterOne Holdings һәм "Альфа-Групп"ның хуҗадашы Михаил Фридман, СУЭК һәм "Еврохима"ның хуҗадашы Андрей Мельниченко, USM Holdings га нигез салучы төп акционеры Алишер Усманов һәм шәхси инвестор Роман Абрамович кергән.
Рейтингка барлыгы 100 долларлы миллиардер һәм 100 мультимиллионер кергән.
https://tatar-inform.tatar/news/2019/04/18/184794/

Комментарийлар