Халыкта «фитр сәдакасы», «фитр» исемнәре белән билгеле булган сәдака әл-фитр – дин күзлегеннән бай саналган кешенең, Рамазан аенда ураза тота алуына Раббысына рәхмәт йөзеннән һәм ураза кимчелекләрен төзәтү өчен билгеле бер кешеләргә биргән сәдакасы.

Быел фитр сәдакасы түләү өчен нисаб күләмен Нәзарәтнең Голамәләр шурасы 22 мең сум (көмеш буенча) күләмендә билгеләде, фитр сәдакасы күләме — арпа белән исәпләгәндә — 100 сум, йөзем буенча — 600 сум. Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте фитр сәдакасын бирү тәртибен аңлатты.

Фитр сәдакасы кайчан түләнә?

Фитр сәдакасының вәҗиблеге ураза бәйрәменең беренче көненә туры килсә дә, ул иртәрәк тә бирелергә мөмкин, бу мохтаҗларга бәйрәмгә әзерләнү мөмкинлеге тудыра. Бәйрәм көнендә генә тапшырылса да ярый. Әмма бәйрәм намазы тәмамланганчы бирү – мөстәхәб. Сәдака ураза бәйрәменең беренче көнендә түләнмәсә, аны бәйрәмнең калган ике көнендә түләү дә ярый. Күп кенә Ислам хокукы галимнәре фикеренчә, фитр сәдакасын бәйрәмнән соңгы көннәргә калдыру – мәкрух.

Фитр сәдакасын кемнәр түләргә тиеш?

Пәйгамбәребез Мөхәммәд (сәлләллаһу галәйһи вә сәлләм) бу сәдаканы азат – кол, яшь – өлкән, ир-ат – хатын-кыз, ягъни һәр мөселман бирергә тиеш, дигән (Әбу Дауд, «Зәкәт», 20).

Асыл ихтыяҗларына булган чыгымнарын һәм әҗәтләрен түләгәннән соң, тиешле нисабы булган кеше, ураза бәйрәмен каршы алган очракта, үзе өчен һәм үз карамагында булганнар өчен фитр сәдакасын түләргә тиеш.

Фитр сәдакасы вәҗиб булсын өчен, аның милкенең артуы яисә бер ел буенча саклануы шарт түгел.

Кеше сәдаканы үзе һәм балигълыкка ирешмәгән балалары өчен дә түли. Әти-әнисе, балигълыкка ирешкән балалары, хатыны, абый-апалары һәм башка туганнары өчен түләү мәҗбүри түгел. Әгәр ул алар өчен түли икән, сәдака кабул була, бары бу турыда ул туганнарга алдан хәбәр итү тиешле.

Фитр сәдакасын бодай, арпа, хөрмә, йөзем белән түләү мәҗбүриме?

Фитр сәдакасы сорауда күрсәтелгән ризыклар белән дә, акча белән дә түләнә ала, әмма мохтаҗларның ихтыяҗларыннан чыгып бирү хәерлерәк.

Бәйрәм көнендә чит илдә булган кеше фитр сәдакасын күпме түләргә тиеш?

Төрле илләрдә яшәү дәрәҗәсе төрлечә булганлыктан, сәдака бирүче кеше бәйрәм вакытында кайсы илдә була, сәдакасын шул илдә билгеләнгән күләмнән чыгып бирергә тиеш.

Вакытында түләнмәгән фитр сәдәкасы каза кылынамы?

Башка гыйбадәтләр кебек, фитр сәдакасы да билгеле вакытта, соңга калмыйча түләнергә тиеш. Әгәр кеше сәдакасын вакытында бирә алмаса, мөмкинлеге барлыкка килгәч үк, бу гыйбадәтен каза кылырга тиеш.

Фитр сәдакасын кемнәргә бирергә ярый, кемнәргә бирергә ярамый?

Фитр сәдакасы мөселман кешесе тарафыннан үзе тәэмин итәргә тиеш булмаган кешеләргә бирелә. Шулай ук сәдака бирүче, турыдан-туры яисә читтән булса да, бу гамәленнән матди керем алырга тиеш түгел. Бу кагыйдә зәкәткә дә кагыла. Шунлыктан, зәкәт, фитр сәдакасы һәм фидия усуль саналганнарга (әни, әти, әби, бабайлар) һәм фуруг саналганнарга (балалар һәм оныклар) бирелергә тиеш түгел. Ир белән хатын да бер-берсенә бу төр сәдакаларны бирә алмый.

Хәнәфи галимнәре фикеренчә, фитр сәдакасын түбәндәге кешеләргә бирү дөрес түгел:

  • әниләр, әтиләр, әбиләр, бабайларга;
  • уллар, кызларга, аларның балалары, балаларының балаларына;
  • ирләр хатыннарына, хатыннар ирләренә;
  • нисабы булган байларга;
  • әтиләре бай булган балигълыкка ирешмәгән балаларга.

Фитр сәдакасын мөселман булмаганнарга бирергә ярамый.

Зәкәт, фитр сәдакасы һәм фидияне әти һәм әни ягыннан абый, апаларга, аларның балалары, киленнәре, кияүләре, ирнең әти-әнисенә, хатынның әти-әнисенә түләү ярый, әгәр алар бай булмасалар.

Сәдака бер мохтаҗ кешегә яисә берничә мохтаҗ кешегә бирелә ала. Бары бер кешегә бирелгән сәдака күләме фитр күләменнән аз булырга тиеш түгел.

Зәкәт һәм фитр сәдакасы акчаларын җыеп, аларны мохтаҗлар өчен аерым фондларда саклаучы оешмаларга һәм ышанычлы кешеләргә тапшыру ярый.


Комментарий язарга