Логотип «Мәйдан» журналы

Фермер

Киносценарийнең ахыры.

7.


Таһир главаның приемныена килеп керә Чибәр генә секретарь кыз утыра.
– Исәнмесез.
– Исәнмесез. Сез нинди йомыш белән?
– Главага керергә кирәк иде.
– Нинди мәсьәлә буенча?
– Алдау мәсьәләсе буенча, – ди Таһир.
Секретарь кызның озын керфекләр ялганган күзләре түп-түгәрәк була, кызыл иреннәре бөтерелеп кабара. Шул чак селектордан глава тавышы ишетелә:
– Гүзәл, прокурорны кичке бишкә чакыр әле.
– Аңладым. Монда фермер Атнагулов сезгә кертүемне сорый.
ГЛАВА. Керсен.
Глава Таһирны кул биреп каршы ала.
– Атнагулов, ничек хәлләр?
ТАҺИР (утырып). Бик начар, бик начар, Ислам Мәрдәнович. Яббаров качты.
– Ничек качты?!
– Стенаны өеп түбәне япканнар иде. Икенче көнне эшчеләрен башка районга озаткан. Якага-яка килдек. Абрамов күчертте, ди. Аны телефоннан тотып булмый.
– Килешүегез бар бит сезнең. Бугазларына бас.
– Яббаров октябрьдән соң ди. Ул чакта маллар кышка урамда кала. Сез берәр төзелеш оешмасын китерә алмас идегезме икән?
Глава баш чайкап, бүлмәсен урап килә.
– Өч көн саен төзүчеләр белән планерка уздырам. Барысының да планы яна. Яббаров – аерым дәүләт. (Кул селти). Ничек итсәң ит, үзеңә ерып чыгарга туры киләчәк.
Таһир урыныннан тора.
– Ярый, рәхмәт.
ГЛАВА. Син төрттерергә ашыкма әле. Мин сиңа әллә аз булыштыммы?
ТАҺИР. Сез булышырга тиеш! Сезнең вазыйфагыз шул. Менә әйтегез әле, Ислам Мәрдәнович, нишләп мине бөтен кеше алдый? Яббаров алдады. Аның прорабы әрмән алдады. Сөт җыюче төрлечә алдый. Шуларга югарыдагыларныкы өстәлә. (Чыгарга кузгала).
ГЛАВА. Тукта, тукта! Кемнәр ул югарыдагылар?
ТАҺИР. Ярар, болай гына әйтүем.
ГЛАВА. Боргаланма. Конкретно кем?
ТАҺИР. Конкретнымы? (Бераз икеләнеп торгач). Менә сез!
ГЛАВА. Йә, йә, дәвам ит...
ТАҺИР. Ферма өстендәге басуны сорадым – бирмәдегез.
ГЛАВА. Ул бит Ташлы Тау фермеры Әфләтунов җире.
ТАҺИР. Ничә ел инде анда мамык басуы төсле билчән чәчәк атып утыра.
ГЛАВА. Ярый, рәхмәт искә төшерүеңә. Нишләптер бер әйтем исемә төшеп китте әле. Тычкан йон чыккан саен чи-чи килер ди.
ТАҺИР. Кемгә кагыла соң бу?
ГЛАВА. Барыбызга да. – Өстәлендә телефон шалтырый. Ул телефонга үрелгәндә, Таһирга борыла. – Ничек тә Абрамовның үзен күр.
 
Таһир кабаланып өенә кайтты. Миңлегөл бәрәңге бакчасында нидер эшли. Таһир өйгә йөгереп керә, зәңгәр папканы ачып, андагы документларны актарып карый, тагын ниндидер кәгазьләр, паспортын ала. Аннары чишенеп, трусиктан гына кала. Шул чакта Миңлегөл килеп керә, гаҗәпләнеп аңа карап тора. Бу вакытта Таһир яңа майка, күлмәк киеп маташа.
– Кая әзерләнәсең, атасы?
– Казанга барам. Өч көн шалтыратып булмаган иде. Иртәгә килә, диделәр.
– Абрамовмы?
– Шул инде.
МИҢЛЕГӨЛ (өстәлгә күз ташлап). Праваңны алгансың. Рульдә үзең барасыңмы әллә?
ТАҺИР. Үзем.
МИҢЛЕГӨЛ. Рафис белән бар.
ТАҺИР. Эш өзелә. (Ул чалбарын, костюмын кия, документларын кесәсенә сала, телефоннан шалтырата). Улым, мин Казанга китәм әле. Бөтенесе синең җаваплылыкта кала. Шул төзелеш буенча инде.
МИҢЛЕГӨЛ. Салат бар иде. Котлет кыздырып алам.
ТАҺИР. Рәхмәт, карчык. Мин ашадым. Ярый, хуш иттек.
МИҢЛЕГӨЛ. И Ходаем, ашыгып йөрмә инде.
ТАҺИР. Ашыкмам, борчылма. (Иңбашыннан иркәли). Эшем уңсын дип теләп тор.
МИҢЛЕГӨЛ. Телим, Таһирҗанкаем, телим!
Алар урамга чыгалар. Таһирның машинасы күздән югалганчы, Миңлегөл басып карап кала.
 
Рафис белән Зөлфәт борыс эшкәртеп маташа. Станокны туктаталар.
ЗӨЛФӘТ. Әти бүген дә кайтмас микәнни?
РАФИС. Кем белә инде. Бер дә өметле сүз әйтмәде кичә.
Алар шактый вакыт сүзсез торалар.
ЗӨЛФӘТ. Әгәр эше барып чыкмаса, минем түземем төкәнде, абый. Түләнмәгән ипотека процентлары җыелды.
РАФИС. Ни уйларга да белмим инде мин дә...
 
Миңлегөл өстәл янында нидер әзерләп маташа. Таһир кайтып керә. «Исәнме» дип суыткычка уза, аннан шифалы су алып эчә һәм костюмын салып болгагач, диванга барып чалкан ята.
– Ничек булды, Таһирҗан? – дип сорый Миңлегөл, мөмкин кадәр йомшак дәшәргә тырышып.
Таһир башта бик озак дәшми тора, аннары төшенке тавыш белән:
– Корылай барып, бушлай кайту булды бу, – ди.
– Абрамовны күрә алдыңмы соң?
– Бөтенесе алдау! Юк ул өрәк. Килмәде, Германиядә диделәр. Менә хәзер 3 миллионны кире кайтарырга кирәк!
– Алырсың эт авызыннан сөякне...
ТАҺИР (сикереп тора). Нишләп күп соң ул этләр?! Нишләп барысының да авызында миннән эләктергән сөякләр?! (Кабаланып эш киемнәрен кия).
– Ял итмисеңмени?
– Нинди ял, Миңлегөл?! Фермага киттем.
Ул чыгып китә. Фермага җитеп, машинадан төшүгә, аның каршына Рафис белән Зөлфәт йөгереп килә, кул биреп күрешәләр.
– Берәр нәрсә килеп чыга алдымы, әти? – ди Рафис.
– Болар мошенниклар булып чыкты ахрысы. Эшне октябрь аена калдырмакчы булалар. Яхшы адвокат белештем. Калган акчаны алырга кирәк арбитраж суд аша. Тик бу сузыла торган әйбер.
ЗӨЛФӘТ. Ни эшлибез соң?
ТАҺИР. Болай калдырып булмый. Торакны мал керерлек итәргә кирәк. Кайтышлый ук главага кердем. Ул өч банкны да бөкте. Миңа бер миллион, сезнең икегезгә җидешәр йөз мең кредит бирергә ризалатты.
ЗӨЛФӘТ. Син безне иске торакны ремонтлаганчы, яңа торакка түбә ябылганчы гына түзегез, дип эшләттең. Хәзер кредит богавы белән бөтенләй ычкынмаслык итеп богаулап куймакчы буласың икән!
ТАҺИР. Соң бит башка юл юк!
РАФИС. Әти, гафу ит, мин бер тиен дә кредит ала алмыйм. Безнең хатыннарныкы да түләнеп бетмәгән бит әле.
ЗӨЛФӘТ. Мин Чаллыга китәм. 70-80 мең түләячәк бер дустым.
ТАҺИР. Мин сезгә гел кыенлык кына китердем. Моннан соң алай булмас. Һич югы җылылык кертеп, улаклар, сөт трубалары сузганчы түзегез.
ЗӨЛФӘТ. Юк, әти, ипотека түләүләрем дә күп җыелды, булмый.
РАФИС. Миңа авыр эш ярамаганын беләсең. Врачларның операция кирәк дигәненә дә елдан артты. Мондагы эшнең бетәсе юк.
ТАҺИР. Без бер-беребездән шул кадәр ерак икәнбез. Мин сезгә кыенлыктан башка берни дә китермәгәнмен икән. Моннан соң алай булмас. Барыгыз, улларым. Рәхмәттән башка сүзем юк сезгә. Түздегез. Иркенләп суларсыз. (Яңа торакка кереп китә).
Рафис руль артына, Зөлфәт янәшә утыра да авылга таба кузгалалар.
 
Рафис белән Зөлфәт кайтып керә.
МИҢЛЕГӨЛ. Нишләп йөрисез вакытлы-вакытсыз? Әтиегез кайда?
РАФИС. Ул фермада калды.
МИҢЛЕГӨЛ. Ә сез?
ЗӨЛФӘТ. Без анда яңадан эшкә бармаячакбыз.
РАФИС. Әтигә әйтеп кайттык.
Миңлегөл нидер сизенеп, аларның әле берсенә, әле икенчесенә карый.
МИҢЛЕГӨЛ (эчендә кайнаган тойгыларны авырлык белән генә яшереп). Ә ул ни диде?
РАФИС. Мин сезгә гел авырлык кына китердем, диде.
МИҢЛЕГӨЛ. Тагын ни диде?
ЗӨЛФӘТ. Моннан соң иркенләп суларсыз, диде.
МИҢЛЕГӨЛ. Сез нишләдегез?
РАФИС. Син кушканны эшләдек.
МИҢЛЕГӨЛ. Мин ни куштым?
ЗӨЛФӘТ. Әтиегезне үтерәбез, сез китсәгез, ул эшләмәячәк, дидең.
МИҢЛЕГӨЛ. Сез «иркенләп суларсыз» дигән сүзнең ни икәнен беләсезме?! Ул бит ут! Киттек!
ЗӨЛФӘТ. Кая?!
МИҢЛЕГӨЛ. Фермага! Тиз, тиз, тиз!
Өчесе дә машинага утырып кузгалалар.
МИҢЛЕГӨЛ. Нәрсә мыштырдыйсың?! Тизрәк! Ярты сәгать өйдә дәшмичә ятты. Шунда ук эченә шом кергән иде. Ул бит гел кисәтте мине, тиз китәрмен, дип.
Фермага килеп туктыйлар.
МИҢЛЕГӨЛ. Кайда ул? Машинасы да юк.
Рафис торакның искесен, Зөлфәт яңасын урап чыга.
– Юкмы?
– Юк.
Шунда җәйләү ягыннан машинасы белән Таһир кайтып төшә. Арткы утыргычта Тимофей, аның янында яңа туган бозау. Тимофей машинадан төшеп, бозауны кочагына ала. Ап-ак башлы чуар бозау. Тимофей аны иске торакка алып кереп китә.
– Ферма артуга бара, – ди Таһир елмаеп.
Миңлегөл кулъяулыгы белән Таһирның бозау лайласы тигән күлмәген сөрткәли.
– Таһирҗан, бер сүз әйтсәм, ачуланмассыңмы икән?
– Әйт.
– Туктарга вакыт түгелме икән, әтисе? – Миңлегөл ялварып аның йөзенә төбәлә. – Акчаның мәңге җитәсе юк...
Таһирның сагышлы карашы аларның өчесендә дә тукталып-тукталып ала.
– Сез тотасыз да акча дисез... – ул дәлилләр эзләп тукталып кала. Аннары дәвам итә. – Мин акча кусам, аны кассада җыяр идем, машина яңартыр, санаторийга йөрер идем... Минем куанычым бер генә: безнең сөтебезне 300 чакрымнан Казаннан килеп алалар. Дәвалау үзлегенә ия дип. Сезгә, оныкларыма, барлык халыкка чиста ризык ашатасы килә. – Ул тагын тынып тора. – Мин моңа әүвәл инженер булган Таһирны ташлап тотындым. Әгәр тагын бер чигенсәм – Таһир гомумән бетә. Үлсәм үләм – чигенмәячәкмен!
Барысы да аның бу сүзләреннән әсәренеп калалар. Миңлегөл әле Таһирга, әле малайлары каршына килә, ахырда түбәндәге сүзләрне әйтә:
– Улларым, әтиегезне тыңлагыз. Бәлки әтиегез белән минем соңгы үтенечебез булыр бу...
– Ярый, мин риза, – ди Рафис.
– Тагын бер талпыныйк алайса, – ди Зөлфәт.
Таһир малайларын беръюлы кочаклап ала, күзләрен чытырдатып йома...
 

 

8.


Таһир машинасында кичке савымнан соң Ләлә белән Гөлсиринне авылларына илтә бара. Аларга карап-карап ала да сүз башлый:
– Кызлар, бер дә сөйләшмисез, ачуланыштыгызмы әллә?
Кызлар дәшми. «Алан авыл» дип язылган күрсәткеч турында Гөлсирин төшеп кала. Таһир Ләләгә карап ала:
– Ә шулай да нидер бар.
– Бар шул, Таһир абый.
– Нәрсә?
– Мин иртәгә эшкә килмәм инде, – ди Ләлә башын аска иеп.
– Чирлисеңме әллә?
– Сәбәбен сорама.
Ләләләр турына кайтып туктыйлар. Капкадан кара майка, чуар шорты кигән, шәрә аякларына галош элгән егет чыгып баса. Аның чәчләре тузган, маңгаена лейкопластырь ябыштырылган, уң күз төбе кара янып чыккан. Машина килеп туктауга, ул кабаланып ишек алдына атлый. Бер галошы аягыннан салынып кала.
– Чирем шушы минем, – ди Ләлә башын читкә борып. – Салган баштан бер егет белән сугышкан. Участковый аңлатма алып китте.
– Эшләмиме?
– Эш юк. Өйдә калдырырга куркам. Бер салса, тиз генә туктамый.
– Малаең ни исемле?
– Илмир.
– Ә теге егетнеке?
– Альберт. Мәҗитов.
Таһир теге галоштан күзен ала алмый. Ул телефоныннан номер җыя:
– Исәнме, Нургалиев. Әйе, мин. Анда Ләләнең малае белән Альберт чәкәләшеп алган икән. Җитди нәрсә юктыр бит? Соң яшь чакта кайсыбыз әтәчләнеп алмаган инде ул. Син моңа ход бирми тор әле. Нигәме? Илмирны фермага алып китәргә ниятлим. Үзем җавап бирәчәкмен. Рәхмәт. Безнең эшләрне карарга сугыл.
ЛӘЛӘ. Аны эшкә... ай-һай... белмим үк...
ТАҺИР. Әйдә, керик әле.
Илмир аларны бер як авыз чите белән елмаеп каршы ала.
– Әйдә, сүк, Таһир абый...
– Мин сине сүгәргә җыенмыйм. – Урындыкны тартып, Илмирның каршына ук килеп утыра. – Йөрәгеңнең түренә бер нәрсәне салып куй. Мин әниеңне көн саен иртән дүрттә алып китәм. Ул кырык сыер сава. Кара, тире белән сөяк кенә бит ул. Шул кадәр эшне башкарырга көчне кайдан алганын беләсеңме? – Таһир шактый вакыт Илмирдан җавап көтеп тора. – Син дип, улыкаем дип тырыша әниең! Син булмасаң, кайдан көч алыр ул? Яшәргә көчне кемнән алыр соң ул?! Аңа бу дөньяда берни дә кирәкми. Син дип кенә яши ул. Болай сөйләшик: мин иртәгә сине эшкә алып китәм.
Илмирның йөзенә курку билгеләре чыга.
– Мин берни дә эшли алмыйм! – ди калтыранып.
– Алдашма! – ди Ләлә ачуланып. – Кешеләргә эшләшеп йөрисең бит.
– Эшләү түгел ул, әнкәй... Эчү өчен генә селкенеп йөрү...
Таһир аның йөзенә якын ук иелеп күзләренә төбәлә:
– Ә синең эчүдән туктыйсың киләме соң?
Илмирның тыны кысылгандай иреннәре бер ачыла, бер ябыла:
– Мин бит... кеше идем... хурлык... Түзәрлек түгел...
 
Икенче көнне төштән соң.
Таһир белән Илмир машинада бара. Илмир яхшылап кырынган, чәчләре таралган, өс-башы пөхтә.
 
ТАҺИР. Синең берәр һөнәрең бармы?
ИЛМИР. Училищеда сварщиклыкка укый идем. Яптылар бит.
ТАҺИР. Мин сине сварка эшенә өйрәтәм. Бер көндә өйрәтәм. Ышанасыңмы?
ИЛМИР. Сиңа ышанам, Таһир абый.
ТАҺИР. Мине белмисең бит син.
ИЛМИР. Әнкәй сөйләде. Малайларыгыз белән ничек эшләгәнегезне. Эшлисем килә, куркам гына...
ТАҺИР. Мыегыңа чорнап куй: ир кеше курыкса – бетте. Чын ир тормыш диңгезен торпедо кебек ярып бара. Элекке моряк буларак әйтәм мин моны. Маңгаеңа пистолет терәсәләр дә, курыкма. Үлә белү яши белүдән югарырак.
Алар ферма янына килеп туктыйлар. Яңа торак янында станокта борыс ярып маташучы Рафис белән Зөлфәт моторны туктатып, алар каршына килә. Илмир егетләр белән кул биреп исәнләшә.
– Менә безгә өстәмә көч, – ди Таһир елмаеп.
– Болай булгач, эшләр гөрләп алга китәчәк икән, – дип куя Рафис.
Малайларын Таһир читкәрәк алып китә, алар нидер сөйләшәләр. Илмир төрле җирдә өем-өем яткан төзелеш материалларын, табигатьне күзеннән үткәрә. Таһир зур термос күтәреп килә. Кружканы тутырып Илмирга суза:
– Җиләк-җимеш төнәтмәсе.
Илмир аны тын да алмыйча эчеп бетерә.
– Моның әллә бераз градусы да бар инде?
– Әйе, хәзер хәл керер үзеңә.
Дүртәүләп яңа торакның эченә керәләр.
ТАҺИР (Зөлфәткә). Улым, сез Илмир белән менә бу чөйләп куелган урынны казыгыз, бүген заливать итеп куярга кирәк. Ә без Рафис белән иске торакта эшли торабыз.
Барысы да дәррәү эшкә тотына. Илмир туктаусыз йөзеннән, муеныннан тирен сөртә, яшькелт күлмәге юешләнеп сыртына ябыша. Әледән-әле термостан җимеш суы эчә.
– Бераз тын алыйк, – ди Зөлфәт.
– Мин тышка чыгып кына киләм...
Илмир торактан чыгып китә. Шактый вакыт уза, ул керми. Таһир йөгереп керә:
– Качты бит теге егет! – ди ул борчылып. – Бар, улым, абыең белән алып кайтыгыз. Суга гына күрмәгез.
Рафис белән Зөлфәт машинага утырып, авыл ягына кузгала.
ЗӨЛФӘТ. Әнә ул!
Машина йөгереп барган Илмирны узып, фермага таба борылып туктый. Илмир читкә ташланып, елгага таба йөгерә. Рафис белән Зөлфәт аны куып җитеп, машинага алып килеп утырталар, фермага кузгалалар. Таһир аларны утар янында каршылый. Илмир башын иеп, машинадан төшә.
– Эшегезне дәвам итегез, – ди Таһир малайларына.
Илмир елардай булып Таһирга ялвара:
– Таһир абый, үләм хәзер. Эшли алмыйм, кайтарып җибәр мине. Йөрәгем менә-менә туктый.
ТАҺИР (күкрәк тирәсен күрсәтеп). Менә бу төшне тотып кара әле. Курыкма, тешләми ул. (Аның кулын беләгеннән тотып күкрәгенә куя). Ни икәнен беләсеңме?
ИЛМИР. Беләм. Әтигә куйганнар иде. Ярты елдан үлде.
ТАҺИР. Миңа куйганнарына җиде ел.
ИЛМИР. Сиңа эшләргә ярамый бит!
ТАҺИР. Ярамый! Уч төпләрен күрәсеңме? Тиресе ярылып, кан саркып тора. Хөкем ителгән кеше мин.
ИЛМИР. Ни өчен?
ТАҺИР. Анысын соңрак аңларсың. Шушы торакны төзеп бетергәнгә кадәр хөкем ителгән. Әгәр үлсәм, миңа бирелгән срокны малайларым белән син тутырачаксың.
ИЛМИР. Без алай сөйләшмәдек. Син мине сварщик итәм, дидең.
ТАҺИР. Итәрмен. Син иң элек бөтен күзәнәкләрең белән купмаслык булып безгә берек әле. Кешеләрне беркетү өчен яшен кебек көчле сварка уты кирәк. Мин моны сиңа югары белемле инженер буларак әйтәм. Эшкә ныклап ябышмасаң, төнгелеккә бикләп куям.
ИЛМИР. Ничек биклисең?! (дип кычкыра коты алынып).
ТАҺИР. Бүген күрерсең ничек икәнен.
ИЛМИР. Хакың юк!
ТАҺИР. Ә синең бармы? Минем закон коры. Әгәр кушканны яхшылап үтәмәсәң, иртәгә дә, аннан соң да кайту юк сиңа. Лагерь бу – белеп тор! Әнә теге читтәге өйне күрәсеңме? Урының шунда булыр.
Таһир торакка кереп китә. Илмир, аның сүзләренең мәгънәсенә төшенергә тырышып маңгаен җыерып шактый торганнан соң, теләр-теләмәс кенә торак ишегенә таба атлый.

 

 

 

 

9.


Ферма йорты алдында Илмир белән Таһир басып тора. Җәйләүдән кайткан сыерлар иске торакка кереп бетә, ләкин шундук бер сыер чабып чыга. Аның артыннан Гөлсирин күренә, сыерны кабат куалап алып кереп китә. Бер генә секундка аның күз карашы Илмирның күз карашы белән очрашып ала.
 
ИЛМИР. Кем ул?
– Матурмы?
– Матур.
– Тик ул сиңа карамаячак.
– Карамаса, кызлар бетмәгән.
– Алары да карамаячак, Илмир. Әйдә, кереп сөйләшик әле.
Таһир йозакны ача, эчкә узалар. Иркен, чиста йорт. Заманча җиһазлар. Телевизор, суыткыч. Ике диван-кровать, өстәл, урындыклар.
ТАҺИР (күрсәтә-күрсәтә сөйли). Телевизор эшли. Суыткычта катык, бал, ярты буханка ипи, шифалы су, конфетлар бар. Менә монда бүген пешергән котлетлар. Әйдә, капкалап алыйк. (Ике бокалга шифалы су сала, котлет ашый башлыйлар).
ИЛМИР. Син кайтып китмисеңмени, Таһир абый?
ТАҺИР. Мин бүген кайтмаска булдым әле. Рәхәтләнеп сөйләшеп утырыйк.
ИЛМИР. Шушында кунасыңмыни?
ТАҺИР. Нигә? Биредәге бөтен нәрсә үземнеке. Бүген туган бозаудан алып, шушы шифалы суга кадәр минеке. (Алар бераз дәшми утыралар). Телевизор карыйбызмы?
ИЛМИР. Әни кайда?
ТАҺИР. Ул сыер сава.
ИЛМИР. Аны күрәсе килә.
ТАҺИР. Бүгенгә күрми торырга туры килер. Теге кыз Гөлсирин исемле. Шул кадәр уңган, булган.
ИЛМИР. Аны нигә сөйлисең?
ТАҺИР. Синең әйбәт егет икәнеңне белгәнгә күрә.
ИЛМИР. Көлмә инде, Таһир абый.
ТАҺИР. Күзләрең әниеңнеке төсле... Беләсеңме, кешеләрнең иммун системасын саклаучы нерв күзәнәкләре төрлечә. Йомшаграгыныкы агуга бирешә. Нерв күзәнәкләре бирешсә, ихтыяр көче йомшый. Һич вәгазь уку дип уйлама. Эчкән кеше беркемгә дә кирәк түгел. Беркемгә дә! Аңла. Безнең якка күч – и дөньяга син хуҗа! Син хуҗа! (Таһир аның чәчләрен сыпыра да пышылдауга күчә). Илмир, әйдә, икебез генә белә торган сер ясыйк...
ИЛМИР. Нинди сер?..
ТАҺИР. Мин сиңа әтиең шикелле булыйм?
ИЛМИР. Әтием кебек?! (Илмир карлыккан тавыш белән). Таһир абый... син минем эчемдәге ниндидер зур нәрсәне кубардың...
Илмир сүзсез генә аның каршына килә, бу минутта алар бер-берсенең кайнар сулышын аермачык тоялар.
ТАҺИР. Әтиеңә караган сыман карый алырсыңмы миңа?
ИЛМИР. Карармын... (Бу сүзне Илмир тулы ышаныч белән әйтә).
ТАҺИР. Бер-беребезгә ышансак, һәммәсен дә ерып чыгарбыз. Башкача яшәү мөмкин түгел.
Бик ерактан акрын гына кыңгырау моңнары ишетелә, җайдаклар атланган атлар гөперт-гөперт чабып уза, иң алдан яшел түбәтәйле Таһир үтә. Чигүле ак сөлгене ике кулы белән баш очына күтәргән Ләлә атлар артыннан йөгереп үтә. Кыңгырау, җыр тавышлары көчәя:
 
Җиз кыңгырау тагып кына,
Атларда чабып кына,
Кайтыр идем яшьлегемә
Тик сине алып кына,
Атларда чабып кына...
(Бу үткәнгә кайту күренеше 30 секунд дәвам итә).
 
Яңа торак эчендә эш кайный. Рафис белән Зөлфәт саву аппаратларыннан сөтне суыткычка җибәрү торбалары сузалар. Илмир сыерлар алдындагы улакларны эретеп ябыштыру белән мәшгуль. Ике егет электр чыбыклары суза, яктырткычлар урнаштыра. Торак эчендә зәңгәрсу төтен җәелгән. Таһир әле берсе, әле икенчесе янына барып, ниндидер күрсәтмәләр бирә. Ишектән чал чәчле, таза гәүдәле алтмыш яшьләрдәге кеше килеп керә. Бу – район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Сәгъдәтшин. Таһир йөгереп барып, аның белән күрешә. Сәгъдәтшин елмаеп Таһирның иңбашыннан кага.
– Молодец! Тәки бетереп киләсез бит. Малларны кайчан кертергә уйлыйсыз?
– Әле сөт суыткычны урнаштырасы, җылылык сузасы... күп, бик күп әле!
– Шулай да?
Алар торактан тышка чыгалар.
– Сентябрь азагына өлгерә алсак, шәп булыр иде дә. Акча юк бит! Өч миллионны арбитраж суд һаман суза. Сез дә тизләтә алмадыгыз.
– Син, Атнагулов, кайда җай килә, шунда трибунага чыгасың да, «син районның авыл хуҗалыгы министры, ярдәм ит», дип миңа ябырыласың.
– Дөрес түгелмени?
– Дөрес, дөрес! Җиңел генә хәл ителсә иде дә ул! Юк бит!
– Ә миңа ничек эшне төгәлләргә? Хәзер әҗәткә батып беттем. Берсеннән алам, икенчесенә бирәм.
– Таһир, беләсеңме нәрсә... Кушыл син Әфләтуновка. Барлык проблемаларың хәл ителә.
– Шүкә авызына керсәң, җылы да, тыныч та булыр, дисезмени, Фазыл Бариевич?
– Гел кирегә генә сукалыйсың, – ди Сәгъдәтшин үпкәләгән тонда. – Аның бик яхшы сыер тораклары бар. Син сорап йөргән менә бу басуы, мул печәнле көтүлекләре бар. Минем генә фикер түгел бу. Кушылсаң, бер дигән санаторийга җибәрербез, йөрәгеңне, нервыларыңны дәвалап кайтырсың. Риза диген.
– Юк. Уртак милек – ул кешеләрне сугыштыра, берсенең җиңүе белән бетә. Мин үзем булып калам әле.
Сәгъдәтшин утардагы атка карап тора.
– Моны ник тотасың инде?
– Алар өчәү бит. Көтүчеләргә кирәк. Мин малайларымда атка мәхәббәт уята алмадым. Вакыт җитмәде. Менә оныкларда уятып булмасмы, дим.
– Хәзер ат заманымы инде?
– Фазыл Бариевич, ат җене кагылган дигән сүз бар бит. Ул авылны ярату, авыл җене кагылган дигән сүз.
– Җеннәргә өметләнсәң, авылны түгел, гаиләңне дә саклый алмавың бар.
Сәгъдәтшин машинасына утырып китеп бара.
 
Агачларның яфраклары саргайган, сирәгәйгән. Яшел уҗым басулары күренеп тора. Әле яңа чыгып килүче кояшның кызгылт нурлары көзге кара болытларның астын кандай кызарткан. Фермада иртәнге савым әле башланмаган. Яңа торак тирәсендә такта, кирпеч, пенобетон, калай калдыклары, баскыч, таскак, тагын әллә нәрсәләр ауный.
Иске торактан Таһир, аның белән Рафис, Зөлфәт, Илмир, ике көтүче, өлкән яшьтәге каравылчы ир, конвертлар тоткан Миңлегөл чыга. Алар артыннан Ләлә белән Гөлсирин күренә.
– Башта күңелле өлешен башкарыйк әле. Арбитраж суд Яббаровтагы өч миллионның ике миллионын безгә кайтарды. Премияләр бирергә мөмкинлек чыкты. Суммасы конверт тышына язылган. Өләш, иптәш бухгалтер, – ди Таһир елмаеп.
Миңлегөл һәрберсенә конверт биреп чыга. Барысының да канәгать икәнлеге күренә, рәхмәт сүзләре ишетелә.
– Бик күп бит бу, – ди Гөлсирин, шатлыгын яшерә алмыйча.
– Бер дә күп түгел, һәрберегезнең хезмәтен гадел бәяләргә тырыштык. Хәзер эш турында. Безгә беренче октябрьдән дә калмыйча яңа торакка күчәргә кирәк. Карлы яңгырлар, салкыннар көтелә. Кара исәп белән дә әле бер айлык эш бар анда. Бер атнада шул бер айлык эшне башкарырга кирәк.
Бу сүзләрне терлекчеләр шау-шу белән, гаҗәпләнү белдереп каршылыйлар.
– Алда кыш, – ди Таһир сүзен дәвам итеп. – Бүтән юл юк. Бөтенебез бер булып, фермадан китмичә тырышырга. Һәрберебезгә ике-өч кеше урынына эшләп. Сезнең белән бик авыр чакларны үттек, анысы өчен барыгызга да рәхмәт. Бусына да тырышыйк инде, балакайларым. Көндезге ашны ферма йортында гына ашарбыз.
 
Гөлсирин белән Ләлә иске торакка сыерларын саварга кереп китә. Көтүчеләр яңа ферма алдын җыештырырга керешә
 
РАФИС. Әти, калган бер миллионны да юлларга иде бит.
ЗӨЛФӘТ. Ул Яббаровларның корсагы тула торган түгел.
РАФИС. Кабат арбитраж судка бирсәк?
ТАҺИР (акрын гына баш чайкый). Мин туйдым судлардан. Әти-әниләргә дә, үзебезгә дә ул түләмичә, бирелмичә калган бурычларга күнектек бугай инде без.
ИЛМИР. Күпме акча бит ул!
ТАҺИР. Бу дөньяны сез, яшьләр, үзгәртсәгез генә инде.
 
Таһир, Рафис, Зөлфәт, Илмир яңа торакка керә. Илмир сварка аппараты белән эшләргә тотына, аңа Зөлфәт булыша. Таһир белән Рафис ком, цемент алып кереп, измә ясарга тотына.
Миңлегөл терлекчеләр йортында кәстрүлгә су агыза, юып ит сала һәм газ плитәсенә утырта. Тартмалардан ипи, сыр, яшел суган, помидор, кыяр кебек ризыкларны алып, өстәлгә куя.
Иске торакта Ләлә белән Гөлсирин саву аппаратларын юып бетерәләр. Ул арада көтүчеләр керә, сыерларны көтүгә чыгарырга куа башлыйлар.

 

 

 

 

10.


Төштән соң. Сирәк була торган матур әбиләр чуагы.
Ферма тирәсе ялт итеп җыештырылган. Утар янында Таһирның «Нива»сы, аның янәшәсендә Сәгъдәтшинның ак «Рено»сы тора. Утарда өч ат йөри. Яңа торактан Таһир белән Сәгъдәтшин чыга.
 
– Бүген ял бирдем, сыерлар да яңа торакка күнегә төшсен. Күпме вакытлар көне-төне иза чиктек.
Сәгъдәтшин ярым елмаеп аңа карый:
– Җиттеме соң инде? Канәгатьме син?
– Ай-яй, хәйләкәр сез, Фазыл Бариевич! Мин канәгать дисәм, сезгә керү юлын кисеп куям бит.
– Тагын ни җитми?
– Аллаһы боерса, егерме тана алып кайтачакмын. Ә сыер савучылар юк! Боларын тапканчы улларым белән сыер савып йөрдек.
– Сиңа акча да җитми, савымчылар да кирәк. Әфләтуновта эшче куллар да, башкасы да җитәрлек. Тормыш үзе берләшергә куша. Ферма зуррак булган саен, хөкүмәт ярдәме дә саллырак булачак.
Аның бу сүзләрен Таһир ямьсез елмаеп кабул итә:
– Имеп кенә ятыгыз, дисез инде? Имгәннәр имсен, андый рәхәттән Алла үзе сакласын...
– Син безнең районда грант акчаларын имеп ятучылар бар, димәкче буласыңмы әллә?!
– Ни сөйлисез, Фазыл Бариевич! – ди Таһир, ямьсез елмаюын шундук эчкә яшереп. – Юк бездә андыйлар! Булса, ишетелер иде...
Велосипедка атланган биш малай килеп туктый. Һәркайсы «Исәнмесез!» «Саумысыз!» дип сәлам биреп, велосипедларыннан төшә. Болар – унбер, унике яшьлек малайлар.
– Менә бу икесе минем оныклар, – дип күрсәтә Таһир.
Малайларның барысының да аркаларыннан сөя, башларыннан сыпыра. Ике оныкның җирән чәчлесе Таһирга сарыла:
– Бабай, атта чабыйк әле!
– Арагызда «өч»ле алучы булмадымы әле?
– Юк, юк, алмадык!
– Дүртле, бишле генә! – дип, малайлар аны әйләндереп ала.
– Алай булса, хәзер көтүчеләргә әйтәм. – Таһир телефоныннан дәшә. – Тимофей, малайлар килде.
 
Иске торактан йөгәннәр тотып, Тимофей белән Әсләх чыга. Малайлар алар янына ябырылалар. Атларга йөгән кигерәләр, өчесе юыртып утардан чыгып китә. Аларны карап торган Таһир Сәгъдәтшинга горурланып әйтеп куя:
– Фазыл Бариевич, атларны малайлар кара ничек буйсындыра!
– Атлар буйсына, син үзең генә, Атнагулов булсаң да, буйсына белмисең!
Сәгъдәтшин бу сүзләрне бик җитди кыяфәт белән әйтә. Аннары машинасына утырып китеп бара.
Таһир уйга тала, каш өстенә кулын куеп, ерак офыкка төбәлә. Менә бик-бик ерактан ялгыз баланың җырлаганы ишетелә башлый:
 
Җиз кыңгырау, көмеш моңнар
Уйлата синең хакта.
 
Җырны берничә тавыш дәвам итә:
 
Синең хактагы уйларым
Яшьлеккә алып кайта.
 
Ахырын көчле хор дәвам итә:
 
Уйлата синең хакта.
Чың-чың итә, җил тузгыта.
Җиз кыңгырау моңнарын...
 
Шушы җыр барышында яшел түбәтәйле Таһирның атта чабып мәйданнан үткәне, чиккән сөлге күтәреп йөгерүче Ләлә күзгә чалына.

 

 

 

 

Фоат САДРИЕВ

 

 

Фото: https://vk.com/


 
«Мәйдан» №3, 2021 ел.

 

Комментарийлар