Логотип «Мәйдан» журналы

Фәрит Мөхәммәтшин «Язылу бүләк ит» еллык акциясендә катнашты

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин «Татмедиа» акционерлык җәмгыятенең «Язылу бүләк ит» еллык акциясендә катнашты.«Бүген парламентта 2021 елның беренче яртыеллыгына республика газеталары һ...

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин «Татмедиа» акционерлык җәмгыятенең «Язылу бүләк ит» еллык акциясендә катнашты.
«Бүген парламентта 2021 елның беренче яртыеллыгына республика газеталары һәм журналларына язылу оештырылды. Шушы кампаниядә катнашуыгыз нәтиҗәсендә, ветераннар, картлар, балалар йортларында тәрбияләнүчеләр, ялгыз кешеләр, инвалидлар республика газеталарын, шул исәптән милли телдәгеләрен дә алып укый алачак», — диде Фәрит Мөхәммәтшин.
Ул акциянең социаль юнәлештә булуын искәртеп, депутатларны да бу чарага кушылырга өндәде. «Картлар йортларына, балалар учреждениеләренә, үзегезнең сайлаучыларыгызга яздыру өчен актив катнашуыгызны сорыйм», — диде парламент рәисе.
Фәрит Мөхәммәтшин Баулы картлар һәм инвалидлар йорты өчен «Республика Татарстан», «Ватаным Татарстан» һәм «Казанские ведомости» газеталарына, «Сөембикә» журналына язылды.
Акциядә Айдар Шәмсетдинов, Владимир Чагин, Рамил Әхмәтов, Ркаил Зәйдуллин һәм башка депутатлар катнашты.
 
https://tatar-inform.tatar/news/society/23-12-2020/f-rit-m-h-mm-tshin-yazylu-b-l-k-it-ellyk-aktsiyasend-katnashty-5794808

 
 

Комментарийлар