Логотип «Мәйдан» журналы

Фәрит Мөхәммәтшин Казан Кремлендә хезмәт алдынгыларына дәүләт бүләкләре тапшырды

Бүген Татарстанның Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Казан Кремлендә хезмәт алдынгыларына РФ һәм ТР дәүләт бүләкләрен тапшырды. “Республика үсешенә өлеш керткән кешеләргә рәхмәт әйтеп бүләкләү тра...

Бүген Татарстанның Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Казан Кремлендә хезмәт алдынгыларына РФ һәм ТР дәүләт бүләкләрен тапшырды. “Республика үсешенә өлеш керткән кешеләргә рәхмәт әйтеп бүләкләү традициягә кереп китте”, - дип сәламләде Фәрит Мөхәммәтшин.
Ул төрле тармак осталарын Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменән котлады. Бу бүләкләрнең бәһасе бик зур булуын билгеләп үтте. Татарстанның хезмәт сөючән халкы тырышлыгы белән чәчәк атуын билгеләп узды. Бүген барлыгы 48 кеше бүләкләнде, шуларның 25е – татар, 23е – рус.
Церемония вручения Председателем Государственного Совета
Республики Татарстан Ф.Х. Мухаметшиным государственных наград
Российской Федерации и Республики Татарстан
“Без төрле критерийлар буенча төбәкләргә бәя бирү ягыннан Россиядә лидерлар сафында. Инвестицияләр җәлеп итү буенча икенче урынга чыктык. Федераль үзәк белән дә уңышлы эшлибез”, - диде Фәрит Мөхәммәтшин. Республикада авыл хуҗалыгы, мәдәният, башка өлкәләр дә уңышлы үсеш алуын әйтте. “Авыл җирлекләрендә дә театрларда талантлы кешеләр эшли, үзләре яза, үзләре уйный. Республикада иҗади кешеләр яши. Бу тагын да зуррак импульс бирә”, - диде.
“Без бердәм халык, республиканың чәчәк атуын күрәбез. Чагыштырып карагыз: 10-15 ел элек Казан, Чаллы, авылларның нинди булганын исегезгә төшерегез. Республика чәчәк ата”, - диде Мөхәммәтшин. Быел Дәүләт Советына сайлау, киләсе елга Татарстан Республикасы Президентын сайлау узачагын, 2021 елда Дәүләт Думасына сайлау булачагын искәртте.
Церемония вручения Председателем Государственного Совета
Республики Татарстан Ф.Х. Мухаметшиным государственных наград
Российской Федерации и Республики Татарстан
Тантанада “Ватан каршындагы казанышлар өчен” I дәрәҗә орден медале белән Казан дәүләт аграр университеты ректораты каршындагы киңәшче Җәүдәт Фәйзрахманов бүләкләнде. “Ватан каршындагы казанышлар өчен” II дәрәҗә орден медале “Метроэлектротранс” предприятиесе бүлеге башлыгы Алевтина Груничевага тапшырылды.
“Земля” Республика кадастр үзәге җәмгыяте директорлары советы рәисе Нәҗип Бакиров “ТР алдындагы казанышлар өчен” орденына лаек булды. “Соңгы 20 елда шушы оешмада эшлим. Бөтен республиканы җәяү йөреп уздык”, - диде. “ТР алдындагы казанышлар өчен” орден медале машина төзү тармагы ветераны Н.Приваловка, Дәүләт Советының Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Альберт Хәбибуллинга тапшырылды.
Җырчы Вил Усмановка “ТР халык артисты” мактаулы исеме бирелде. Казан дәүләт ветеринария академиясе ректоры Рөстәм Равилов Татарстанның атказанган фән эшлеклесе булды. “Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе” мактаулы исеменә рәссам-график, Татарстан Республикасының рәссамнар берлеге әгъзасы Илдус Әҗемов, “Родники мира” хәйрия фонды баш рәссамы Елена Титова лаек булды.
Церемония вручения Председателем Государственного Совета
Республики Татарстан Ф.Х. Мухаметшиным государственных наград
Российской Федерации и Республики Татарстан
“Татарстан Республикасы атказанган мәдәният хезмәткәре” исеменә лаек булучылар арасында ТР Милли музееның фәнни-методик эш бүлеге өлкән фәнни хезмәткәре Галина Нуретдинова, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия текатры труппасы мөдире Исрафил Сафин, Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе музее мөдире Алсу Хәкимова һәм башкалар бар иде.
Фото: tatarstan.ru

https://tatar-inform.tatar/news/2019/03/22/183090/

Комментарийлар