Логотип «Мәйдан» журналы

Фатирдагы иң куркыныч урын кайда?

Иң куркыныч урын дигәч, күпләр бәдрәфне атый. Ә менә Аризона университеты галимнәре кеше өчен иң куркыныч микроорганизмнарның кухнядагы раковинада икәнен ачыклаган."Этнең суны унитаздан эчүе шуның бел...

Иң куркыныч урын дигәч, күпләр бәдрәфне атый. Ә менә Аризона университеты галимнәре кеше өчен иң куркыныч микроорганизмнарның кухнядагы раковинада икәнен ачыклаган.

"Этнең суны унитаздан эчүе шуның белән аңлатыла - ул чистарак урын эзли", - дигән фикергә килгән галимнәр.
Раковинаның унитазга караганда да пычраграк булуын берничә сәбәп белән аңлатып була. Унитазны көчле химикатлар белән эшкәртәләр һәм шул сәбәпле микроорганизмнар үлә. Андый химикатлар кухняда кулланылмый. Өстәвенә, раковинада микроорганизмнар үрчер өчен мөмкинлекләр бар. Кешеләр анда чи итне җылыта. Микроорганизмнар үрчер өчен мөмкинлек туа. Эчәк таякчыклары үрчергә мөмкин.
Раковинадан кала иң пычрак урыннар - ашарга әзерли торган өстәл, савыт-саба юа торган губка, чүпрәкләр.
Микробиологлар бу урыннарны махсус сыекчалар белән юарга куша.
Кухня үзе дә иң куркыныч урыннарның берсе. Янгын очракларының һәр дүртенче очрагы кухняда килеп чыга. Кухняда иң куркыныч җиһазларның берсе - плитә.

Фото: pixabay.com

 https://intertat.tatar/copayjavap/fatirdagy-i-kurkynych-uryn-kayda/

Комментарийлар