Логотип «Мәйдан» журналы

Әзһәр Шакиров: Җаның, рухың белән телеңнең түбәнлеген кабул итү, менә бу — инкыйраз

Сүз дә юк, бу заманда тормыш үзгәрде, бернишләп булмый. Әгәр татар милләтендә эчке рухи горурлык юк икән, үз милләтенең кадерен белми икән, ул милләтнең киләчәге юк. Татар милләтенең эчке горурлыгы бу...

Сүз дә юк, бу заманда тормыш үзгәрде, бернишләп булмый. Әгәр татар милләтендә эчке рухи горурлык юк икән, үз милләтенең кадерен белми икән, ул милләтнең киләчәге юк. Татар милләтенең эчке горурлыгы булмаганда ул юкка чыгачак, чөнки рус дәүләте безне гомер буе юкка чыгарырга теләде һәм ассимиляциягә корды, соңгы чиккә җиткәч, инде мәктәпләрдә татар телен укытучы каршы килде. Инкыйразның юллары ул. Ә инде без үзебез шундый халык икән, без шунда ук эреп, юкка чыгачакбыз. 

Гаяз Исхакый: «Әгәр дә сез русча белмәсәгез, рус халкында булган яхшылыкларны үзләштермәсәгез, сезнең халыкның киләчәге юк», — дип әйтә. Без шушы дәрәҗәгә җиттек, рус халкының бөеклеген дә аңладык, русча без рустан ким сөйләшмибез, ә киресенчә, безнең халык русларга ничек русча сөйләргә кирәклеген аңлата. Ләкин үз милләтеңнең зурлыгын, аның мәгънәсен һәм кем икәнлеген аңлау, шуны эчке тоемлау үзгәрде.
Нинди түбән халык булдык без! Дөньяда безнең кебек түбән халык бар микән? Миллионлаган кеше үз теле, милләтеннән ваз кичә икән, ул халыкны ничек син «бөек» дип атыйсың?
Җаның, рухың белән үз телеңнең түбәнлеген кабул итү, менә бу — инкыйраз. Чөнки ул кешене татар халкының бөек булып кабул итүенә тәрбияләмәгәннәр. «Син шушы бөек милләтнең баласы, син бернинди милләттән дә ким түгел», — дип аны хатын-кызлар тәрбияли бит. Бәләкәй балага әнисенең Ходай тарафыннан бирелгән рухи көче салына икән, шул вакытта татарның киләчәге бар, дип әйтеп була.
 

Фото:https://tatar-inform.tatar/


Чыганагы: https://tatar-inform.tatar/comment/shakirov-z-r-2/19-10-2021/z-r-shakirov-any-ruhy-bel-n-tele-ne-t-b-nlegen-kabul-it-men-bu-inkyyraz-5841150

Комментарийлар