Логотип «Мәйдан» журналы

Әхәт Мушинскийның «Әнис алмалары исе» дигән яңа китабы тәкъдим ителәчәк

13 апрельдә, 11.00 сәгатьтә «Әдәби кафе»да (Декабристлар ур., 2, ТАТМЕДИА, 1 кат) күпсанлы китаплар авторы Әхәт Мушинский белән автограф-сессия узачак. Очрашу Татар китап нәшриятында «Әнис алмалары ис...

13 апрельдә, 11.00 сәгатьтә «Әдәби кафе»да (Декабристлар ур., 2, ТАТМЕДИА, 1 кат) күпсанлы китаплар авторы Әхәт Мушинский белән автограф-сессия узачак. Очрашу Татар китап нәшриятында «Әнис алмалары исе» дигән яңа китап чыгу уңаеннан оештырыла.
Китапта һәр әсәр мәхәббәт, хисләр дөньясының күптөрлелеге һәм нечкә ирония ноталары белән сугарылган. Язучының китабына төрле елларда язылган проза, каләмдәшләре турында очерклар, публицистика, балалар өчен әсәрләр, ПЕН-клуб турындагы мәкаләләр, шулай ук афоризмнар кергән.
Әхәт Хәй улы Мушинский — язучы, Татар ПЕН-үзәге директоры, Татарстан Республикасы Язучылар берлеге әгъзасы, «Казан альманахы» баш мөхәррире, Державин исемендәге әдәби премия лауреаты һәм Россиянең «Заветная мечта» илкүләми балалар әдәби премиясе лауреаты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе.
 
https://tatar-inform.tatar/news/letters/10-04-2021/h-t-mushinskiyny-nis-almalary-ise-dig-n-ya-a-kitaby-t-k-dim-itel-ch-k-5818680

Комментарийлар