Логотип «Мәйдан» журналы

Коронавирус аркасында эшләмәгән көннәр өчен хезмәт хакы тулы күләмдә түләнергә тиеш

Коронавирус таралу белән бәйле рәвештә, Россиядә эшләми торган көннәр тулы күләмдә түләнергә тиеш. Бу хакта Татарстан буенча Дәүләт хезмәт инспекциясе җитәкчесе Рөстәм Галәвов Инстаграмда туры эфирда...



Коронавирус таралу белән бәйле рәвештә, Россиядә эшләми торган көннәр тулы күләмдә түләнергә тиеш. Бу хакта Татарстан буенча Дәүләт хезмәт инспекциясе җитәкчесе Рөстәм Галәвов Инстаграмда туры эфирда әйтте.





Ул бу көннәрнең ял көннәре дә һәм эшләми торган бәйрәм көннәре дә түгеллеген әйтте. РФ Президентының 206 һәм 239 Указлары нигезендә эшләми торган көннәрдә хезмәт хакы тулысынча сакланырга тиешлеген искәртте. «Бу көннәр өчен хезмәт хакын киметү яки бөтенләй түләмәү каралмаган», — диде.




Рөстәм Галәвов, хезмәткәрләрнең хокуклары бозылса, Дәүләт хезмәт инспекциясенә мөрәҗәгать итәргә киңәш итте. Электрон почтага хат белән дә юлларга мөмкин. 8 (843) 528-27-40, 8-991-190-25-95 (тәүлек буе) номерлары буенча кайнар линиягә шалтыратып та сорашырга була.


 
Татар-информ мәгълүмат агентлыгы

Комментарийлар