Логотип «Мәйдан» журналы

Әрекмән яфрагы суы яман шештән файдалы

Халык дәвасында әрекмән яфраклары, орлыклары һәм тамырларының бик тә шифалы булуы мәгълүм. Журналист Венера Мәҗитова үзенең Инстаграм челтәрендә әрекмән суы әзерләү рецепты белән уртаклашкан."Әрекмән...

Халык дәвасында әрекмән яфраклары, орлыклары һәм тамырларының бик тә шифалы булуы мәгълүм. Журналист Венера Мәҗитова үзенең Инстаграм челтәрендә әрекмән суы әзерләү рецепты белән уртаклашкан.



"Әрекмән яфрагы суты яман шешне кисәтә, булганын кечерәйтә һәм бетерә, иммунитетны ныгыта, ашкайнату эшчәнлеген яхшырта. Белгечләр әрекмән сутын көнгә өч тапкыр ашарга ярты сәгать кала бер чәй калагы эчәргә куша. Курс - бер ай. Аннан соң организмны ял иттереп алырга кирәк. Иң яхшысы - әрекмән сутын елына өч тапкыр берешәр айлап куллану. Бер ай - әрекмән суты, бер ай - ял, бер ай - әрекмән суты, бер ай ял тәртибендә. Бер искәрмә бар: курс барышын төгәл үтәргә, өч тапкырында да әрекмән сутын эчәргә онытмаска кирәк. Бары шул чагында гына нәтиҗә әйбәт булачак", - дип язган ул.

Венера Мәҗитова белдерүенчә, әле әрекмән яфракларының иң сусыл чагы. Шуның өчен бүген-иртәгә үк әрекмән суты әзерләргә киңәш итә ул.

"Мин әрекмән сутын иттарткыч аша чыгарып эшләдем. Вак тишекле иләк аша сөздем. Бәләкәй савытларга салып туңдыргычка алып куйдым. Тик әрекмән яфрагы суты суыткычта 4-5 көн генә саклана ала. Шуңа аны туңдыргычта сакларга кирәк. Үзеңә кирәк вакытта эретеп эчәргә мөмкин. Туңса да, файдалы сыйфатлары югалмый", - дигән ул.
Фото: Pixabay, instagram.com/veneramazitova_1978/

https://intertat.tatar/copayjavap/rekm-n-yafragy-suy-yaman-shesht-n-faydaly/

Комментарийлар