Логотип «Мәйдан» журналы

Әнкәй тибрәтә бишек

Фәния Яруллн шигыре.

Кышкы кич. Авыл өе.

Бозланган тәрәз, ишек.
Мондый теләкләр теләп
Әнкәй тибрәтә бишек:
«Батыр булып үс, улым.
Җитмеш дәрья кич, улым.
Җитмеш юлның төенен
Акыл белән чиш, улым.
Бөркеттән син канат ал,
Боланнан син аяк ал.
Арысланнан йөрәк ал,
Юлбарыстан куәт ал.
Тургай дәртле моң бирсен,
Имән таза сын бирсен.
Кояш якты йөз бирсен,
Лачын үткен күз бирсен».
 
Акладыммы әнкәйнең
Бөтен изге теләген?
Һәрнәрсәгә түзәрлек
Көчлеме соң йөрәгем?
Күтәрелә алдыммы
Бөркет кебек югары?
Тиңме тургай моңына
Күңелемнең моңнары?
Дус кайгысын күрерлек
Очлымы минем күзем?
Ил йөзенә багарлык
Яктымы минем йөзем?
 
...Күз алдымда кышкы кич.
Бозлы тәрәзә, ишек.
Изге теләкләр теләп
Әнкәй тибрәтә бишек.

 

Фәнис ЯРУЛЛИН

 

Фото: Николай Туганов

 

 

«Мәйдан» № 2, 2023 ел

 

Комментарийлар