Логотип «Мәйдан» журналы

Әлмәттә җәмәгать транспортларында юл йөрү бәясе арта

1 октябрьдән Әлмәт шәһәре һәм шәһәр яны транспортларында юл йөрү бәясе арта. Бу хакта район башкарма комитеты хәбәр итә, дип яза җирле басма. Яңа тарифлар Татарстан Дәүләт комитеты тарафыннан рас...

1 октябрьдән Әлмәт шәһәре һәм шәһәр яны транспортларында юл йөрү бәясе арта. Бу хакта район башкарма комитеты хәбәр итә, дип яза җирле басма.
 
Яңа тарифлар Татарстан Дәүләт комитеты тарафыннан расланган карарлар нигезендә исәпләнгән. Шәһәр эчендә автобуслар һәм троллейбусларда йөрү өчен транспорт салонында билет алганда 22 сум түләргә туры киләчәк. Электрон билеттан файдаланганда юл бәясе 20 сумга чыгачак. Шәһәр яны җәмәгать транспортларына 1 пасс/км өчен тариф 2,30 сум торачак (элек 2,20 сум булган). Үзгәрешләр бензин, электр энергиясе, запас частьларга бәяләр артуы белән бәйле.
 
Фото:gursesintour.com
 

Комментарийлар