Логотип «Мәйдан» журналы

Әлмәттә - “акыллы” домофоннар

Әлмәтнең барлык күпкатлы йортларында “Куркынычсыз шәһәр” программасы буенча “акыллы” домофоннар урнаштарачаклар. Программа домофоннарга гына түгел, видеокүзәтү системасына да кагыла. Соңгыларын торак...

Әлмәтнең барлык күпкатлы йортларында “Куркынычсыз шәһәр” программасы буенча “акыллы” домофоннар урнаштарачаклар. Программа домофоннарга гына түгел, видеокүзәтү системасына да кагыла. Соңгыларын торак йортлар ишегалларында, подъездларында, җәмәгать урыннарында куярга җыеналар. Ә “акыллы” домофонга килгәндә, аларга махсус функция өстәлә. Мәсәлән, ата-аналар өйдә булмаганда, “беркемгә дә ачмаска” дигән функциягә көйләргә мөмкин, дип хәбәр итә Интертат.

Комментарийлар