Логотип «Мәйдан» журналы

Елга аша автобуста...

Илдә автобус-амфибияләр барлыкка килергә мөмкин.Мәскәү җитәкчеләре җәмәгать транспорты проектын эшли, ул шәһәр урамнары һәм елгалар буйлап йөри ала.Бу хакта ТАСС мәгълүмат агентлыгына Мәскәү шәһәре ха...

Илдә автобус-амфибияләр барлыкка килергә мөмкин.
Мәскәү җитәкчеләре җәмәгать транспорты проектын эшли, ул шәһәр урамнары һәм елгалар буйлап йөри ала.
Бу хакта ТАСС мәгълүмат агентлыгына Мәскәү шәһәре хакимияте матбугат хезмәтеннән хәбәр иткәннәр.
"Белгечләр Европа илләре тәҗрибәсе белән таныша һәм башкалада проект ничек тормышка ашырылачагын хәл итәләр. Хәзер без техник бирем, мөмкин булган маршрутлар, проектны гамәлгә ашыру вакыты буенча эш алып барабыз. Беренче этапта биш автобус-амфибия сатып алу һәм транспортның эшкә сәләтлелеген тәэмин итүче сервис контракты төзү планлаштырыла, – дип сөйләгәннәр ведомствода.
Амфибия автобуслары башкала кунаклары өчен дә, анда яшәүчеләр өчен дә кызыклы булачак. Мондый автобуслар иң кыска маршрут буенча йөри алачак.
Аларны сатып алуга 325 миллион сум акча сарыф итү планлаштырыла. Бу акчалар 2019 елга һәм 2020-21 еллар план чорына Мәскәү бюджеты проектында салынган.
Фото: ГОРОБЗОР.РУ
 
https://kiziltan.ru

Комментарийлар