Логотип «Мәйдан» журналы

Экзитпол нәтиҗәләре буенча, "Бердәм Россия" өчен 70 процент кеше тавыш биргән

РФ Сәяси фән академиясе әгъза-мөхбире, социология фәннәре докторы Андрей Тузиков Экзитпол биргән нәтиҗәләрне сөйләде.  Бу хакта ул “Пирамида”дагы бердәм мәгълүмат үзәгендә әйтте."Экзитпол рәсми нәтиҗә...

РФ Сәяси фән академиясе әгъза-мөхбире, социология фәннәре докторы Андрей Тузиков Экзитпол биргән нәтиҗәләрне сөйләде.  Бу хакта ул “Пирамида”дагы бердәм мәгълүмат үзәгендә әйтте.
Экзитпол нәтиҗәләре буенча,
"Экзитпол рәсми нәтиҗәләрне күрсәтмәсә дә, якынча саннарны күрсәтә ала. Барлыгы тугыз мең кешедә сораштыру уздырылган. "Бердәм Россия" - 69,9 процент, КПРФ - 12,7, ЛДПР - 4,7, "Гадел Россия" - 4,3, "Коммунисты России" - 3,8, "Пенсионерлар партиясе" - 2,5, "Үсеш партиясе" 2,1 процент тавыш җыйган. Экзитпол сораштыруында 9000 кеше катнашкан", - диде ул.
"Бердәм Россия" партиясенең тавышлары бераз кимегәнен күзәтәбез. Бу – пенсия, өстәмә кыйммәткә салым реформалары нәтиҗәсе дип уйлыйм", - диде ул.
Әлегә партия исемлеге буенча Дәүләт Советына биш процентлы барьерны ике генә партия - "Бердәм Россия" һәм КПРФ уза. Андрей Тузиков әйтүенчә, ЛДПРның биш процентлы барьерны узарга мөмкинлеге бар.
Фото: Михаил Захаров

https://tatar-inform.tatar/news/2019/09/08/193175/

Комментарийлар