Логотип «Мәйдан» журналы

“Әдәби марафон” IX китап укучылар бәйгесендә Саба районы беренче урынны алды

Кичә Идел буе физик культура һәм спорт академиясендә “Әдәби марафон” IX Дөньякүләм китап укучылар бәйгесе җиңүчеләре бүләкләнде. Иң күп китап укучы район дип Саба районы танылды. Районнан тантанага 14...

Кичә Идел буе физик культура һәм спорт академиясендә “Әдәби марафон” IX Дөньякүләм китап укучылар бәйгесе җиңүчеләре бүләкләнде. Иң күп китап укучы район дип Саба районы танылды. Районнан тантанага 145 кеше килгән иде.
“Әдәби марафон” IX китап укучылар бәйгесендә Саба районы беренче урынны алды
Икенче урында – Апас районы Каратун мәктәбе, өченче урында – Казан.
ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Милли мәгариф идарәсе башлыгы Лилия Әхмәтҗанова “Әдәби марафон”ның мәктәп системасында да тамыр җәюен билгеләп узды. “Бәйге китап укуга кызыксыну уятуга яхшы этәргеч булып тора. “Әдәби марафон”га нигез салучыларга рәхмәт”, – диде.
Татарстан халык шагыйре Роберт Миңнуллин укучыларына рәхмәтле булуын әйтте. “Шагыйрьне, язучыны, укучылары шагыйрь һәм язучы итә. Әгәр укучың булмаса, кирәгең дә булмас иде. Бүген китап белән Интернет кушылган бәйрәм. Туктап торсаң, заманнан артта каласың”, – диде.

"Марафон дәвамлы булсын"
ТР Дәүләт Советы депутаты Римма Ратникова “Әдәби марафон”ның зур әдәби бәйрәмгә әверелгәнен искәртте. Бәйгегә нигез салган Раил Гатауллин турында ул: “Аңа беркем кушмаган бит, дәүләтнең катнашы монда юк, үзе оештырган. Бу бер матур күренешкә әверелде”, – диде.
Римма Ратникова бәйгенең йомгаклау тантанасына беренче тапкыр УНИКСка барганын искә төшерде. “Фәрит Хәйруллович “карап кайтыгыз әле” дип, җибәрде. УНИКСка килеп кердем, халык милли киемнәрдән, күзләре яна. Бүген тагын да күбәйдегез. Таң калдым, депутатларга кайтып сөйләдем. Якларга, күтәрергә кирәк бу чараны. Марафон дәвамлы булсын”, – дигән теләктә калды.
Ул сабалыларның үзенә якын кешеләр булуын әйтте. “Өченче класста Саба мәктәбендә бер ел укыган идем”, – диде. Укытучысын искә төшерде. Сәхнәгә Саба районы Мәдәният бүлеге мөдире Рөстәм Заһидуллин чыккач, аның үзенең әбисе булганын әйтте. Римма Ратникова өчен бу көтелмәгән хәбәр булды. “Китап укымыйлар диләр, ләкин безнең районда китап җиткезеп булмый. Яз көне тавыктан йомырка көткән кебек китап көтәләр”, – диде Рөстәм Заһидуллин.

Сабалар җиңүгә ышанган
Саба районы китапханәчесе Рәзилә Дәминова “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә сөйләп, марафонда 1 октябрьдән катнаша башлаганнарын әйтте. “Беренче урынга чыгарбыз дип уйламаган да идек, ләкин моңа ирештек. Укучылар, укытучылар, китапханәчеләр үзләре бик теләп катнаштылар, мәҗбүриләү бөтенләй булмады”, – диде.
Саба районы язучысы Гөлсинә Галимуллина бу җиңүгә, киресенчә, ышанганнарын әйтте. “Без сигезенче марафоннан кайтканда, “Туктале, без беренче урынга чыгарга тиеш. Китап укучыларыбызны берләштерә алабыз бит”, дип уйладык. Зур кавем булып халык бик теләп кузгалды. Бер-берсеннәр күреп, шулай катнаштылар”, – диде.
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/11/15/197016/

Комментарийлар