Логотип «Мәйдан» журналы

Дүрт көнлек эш атнасына кайчан күчәбез?

Россия халкына дүрт көнлек эш атнасына күчерергә тәкъдим иткәннәр иде. Хезмәт министрлыгы башлыгы Максим Топилин моның кайчан булачагын әйткән.Бу турыда ТАСС агентлыгына сылтама белән «Интертат» хәбәр...

Россия халкына дүрт көнлек эш атнасына күчерергә тәкъдим иткәннәр иде. Хезмәт министрлыгы башлыгы Максим Топилин моның кайчан булачагын әйткән.

Бу турыда ТАСС агентлыгына сылтама белән «Интертат» хәбәр итте.

"Эш атнасын дүрт көнлек итеп кыскарту чама белән 40-50 елдан соң булырга мөмкин", - дип әйткән Максим Топилин Көнчыгыш икътисад форумында.


Аның сүзләренчә, дүрт көнлек эш атнасына күчү бик озак процесс.


"Исегезгә төшерегез әле - алты көнлек эш атнасы кайчан булган иде? 1967-1968 елларда. Ничә ел узды?" - дигән Топилин.



  • СССРда биш көнлек эш атнасына 1967 елда күчтеләр.



 
Фото: https://pixabay.com

 

Комментарийлар