Логотип «Мәйдан» журналы

“Дөньяда юк синең төслеләр”: бөек шагыйрь Фәнис Яруллинның илһам чишмәсе Нурсөя ханымга 80 яшь!

Мәрхүм шагыйрь, татар халкының иң яраткан кешеләренең берсе Фәнис Яруллинның хатыны Нурсөя ханымга сиксән яшь тулды. Әлеге уңайдан Казанда “Илһам чишмәм син – Нурсөям” әдәби-музыкаль кичәсен үткәрделә...

Мәрхүм шагыйрь, татар халкының иң яраткан кешеләренең берсе Фәнис Яруллинның хатыны Нурсөя ханымга сиксән яшь тулды. Әлеге уңайдан Казанда “Илһам чишмәм син – Нурсөям” әдәби-музыкаль кичәсен үткәрделәр.



“Калганнарның аз эшләвенә Фәниснең эче поша иде”


Нурсөя апа бөтен татар халкы горурланырлык шәхес. Бер караганда, гади генә ханым кебек, ә бит ул үзенең бөтен тормышын тулысынча сөекле ире Фәнис Яруллинга багышлаган. Алар илле ел бергә яшәгәннәр, Нурсөя ханым аны карап-тәрбияләп торган, илһам чыганагы булган.
Фәнис Яруллин истәлекләреннән төзелгән “Хәтер төпләрендә утлы күмер” дип аталган китабында Яруллиннар фатирына ел дәвамында 1500 кеше кунак булган дип язылган. Укучылар, укытучылар, китап сөючеләр, журналистлар, шагыйрьләр... Һәрберсе Фәнис абыйга күңелен бушаткан, эч серләрен сөйләгән. Бу тарихларны Фәнис абый көндәлегенә язып барган һәм үзе вафатыннан соң әлеге язмалар китап булып басылды.
"Хәтер төпләрендә утлы күмер" - яшь буынга Фәнис абый Яруллинның шәхесен ачкан соңгы хезмәт. Ул чагыштырмача күптән түгел чыкты һәм безнең буын аны кызыксынып укыды.
Әлбәттә, бу китапта тасвирланган тарихлар турында Нурсөя ападан сорамый кала алмадым.
Нурсөя апа, кешеләр Фәнис абыйга язмышлары турында сөйләгәннәр... Нишләп икән?
- Гел килеп торалар иде. Күпләрнең шагыйрь булып китәселәре килә иде. Ләкин, минемчә, моның өчен Ходайдан бирелгән сәләт булырга тиеш. Фәнистә Аллаһы Тәгалә иңдергән сәләт бар иде. Фәнис тырыш иде. Калганнарның аз эшләвенә аның эче поша иде. Ничек сау-сәламәт килеш эшләмиләр алар, дия иде.
Китапта еш кына кунакларның каты эчемлекләр белән сыйлануы телгә алына...
- Аракы күтәреп килмиләр иде. Сорарга киләләр иде.
Фәнис абый көчле кеше идеме?
- Ул беркайчан да зарланмый иде. Көчле кеше иде. Әгәр авырмаса, яза иде, уйлый иде. Аңа кулъязмалар җибәрәләр иде. Ул әлеге әсәрләрне укып, төзәтә иде. Моңа бераз ачуым да килә иде.
Шагыйрь бай була идеме?
- Без өйләнешкәндә, Фәнис әле шагыйрь буларак формалашмаган иде. Имеш, акчага кызыгып чыккан, диләр. Пенсиясе алтмыш сум иде.
Үзегезне көчсез тоеп, китәргә теләгән чагыгыз булмадымы?
- Юк.
Мәхәббәт бар, димәк?
- Кызгана идем.
Кызганып кияүгә чыктыгыз әллә?
- Әгәр дә кешене күралмыйсың икән, аны кызганып та булмый бит. Башта кеше күңелгә якын була, соңыннан кызгану барлыкка килә.
Үкенмәдегезме?
- Юк, булмады, балакаем. Менә чокыналар инде, ә. Яратмыйм мин журналистларны.

Нурсөягә!


Фәнис Яруллин 1957 елда армия сафларына чакырыла. Спорт күнегүләрнең берсендә турниктан егылып, имгәнеп, гомерлек йөрмәслек хәлдә кала. Аның умыртка сөяге сына. Фәнис Яруллин егерме яшеннән бирле урын өстендә ята.
Күңелендәге кайгыны басар өчен кулына каләм ала. Һәм башкалар йөрәгенә дә үтеп керә алырдай шигырьләр туа башлый.
Нурсөя ханым да әлеге шигырьләрне укучылар арасында була. Беркөнне ул үзенең иптәшләре белән Фәнис Яруллинның хәлен белергә бара. Шунда ике яшь йөрәкнең карашлары очраша. Ике арада мәхәббәт дигән бөек хис уяна. Нурсөя егерме яшендә Баулы егете Фәнискә кияүгә чыга. Яңа гаилә барлыкка килә. Нурсөя иренә гарипкә кебек түгел, көчле шәхескә кебек карый.
Нурсөя ханымга багышланган тантаналы кичәне Луара Шакирҗан белән Илдус Әхмәтҗанов алып барды. Алар Фәнис абыйның шигырьләрен укыдылар.

“Нурсөягә” дип аталган шигыреннән берничә юл китерим:
“Орчык кадәр генә калдың инде,
Тик йомгагың гына зурая.
Һәрбер көннең яңа мәшәкате
Орчыгыңа синең урала.
Хәлсезләнеп бара кулларың да,
Җитез бөтерелми орчыгың.
Уйлар арасына урала да,
Юкка чыга кайчак җеп очың.
Синең орчык әгәр туктап калса
Бөтерелүдән көннең берендә –
Озакламас, шул ук бер мизгелдә
Өзелер минем гомер җебем дә”, - дип язган Фәнис Яруллин.
Татарстан Республикасы Президенты каршындагы мәдәният үсешенә ярдәм итү фонды башкаручы директоры Нурия Хашимова Фәнис абый белән Нурсөя апа арасындагы сөю хисен искә алды:

- Кичәбезнең герое бөтенебез өчен дә үрнәк һәм көчле. Татар хатын-кызларына хас булган сабырлыкны, тыйнаклыкны, акылны үзенә җыйган. Нурсөя апага карап, сокланасың, уйланасың, үрнәк аласың. Нурсөя апа һәрвакыт сабыр булды. Без, Фәнис абый исән чакта, аралашып яшәдек. Аларның йортларына килгәндә, һәрвакыт яктылык, урын-җирнең пакълыгы, тәмле ризык исе һәм Фәнис абыйга яратып төбәлгән күз карашы каршы ала иде. Фәнис абыйда сау-сәламәт кешеләрдә дә булмаган көчлелек бар иде. Аның әсәрләрендәге чагыштырулар искиткеч. Ул гел шаян иде. Шушындый олы иҗат диңгезендә йөзеп, бүгенге көндә аның әсәрләрен яратып укуыбызда Нурсөя апаның өлеше бар. Нурсөя апа Фәнис абыйны яратты. Сезгә Аллаһы Тәгалә сәламәтлек, хәерле озын гомер насыйп итсен. Сезнең кебек шәхесләр юк дәрәҗәсендә, - диде ул.

“Үзенең бөтен гомерен корбан иткән шәхес”


Татарстан язучылар берлеге рәисе урынбасары Рәмис Аймәткә сүз бирелде.

- Мин бүгенге кичәгә аеручы бер дулкынлану белән килдем. Без язучыларны котларга күнеккәнбез. Әмма бүген миңа бирелгән вәкаләт икеләтә җаваплы, чөнки тарихта “язучы хатыннары” дигән төшенчә бар. Язучыларның төрле хатыннары була. Язучыларны кеше иткән хатыннар да, язучыларны язучы булуынанн мәхрүм иткәннәр дә бар. Фәния Яруллин һәм Нурсөя ханым язмышы безнең әдәбиятыбыз тарихында уникаль феноменаль күренеш дисәм, ялгыш булмас. Нурсөя ханым гомер буе үзенең бөтен гомерен корбан иткән шәхес. Әгәр дә Фәнис Яруллинның язмышында Нурсөя ханым булмаса, ул без белгән Фәнис Яруллин булыр иде микән?! – дип сөйләде ул.

“Кем аркасында кем тарихка кереп калыр әле!”


“Ак калфак” иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Кадрия Идрисова ярдәмчесе Алия Басыйрова Фәнис Яруллин белән Кадрия ханым арасында булган бер хәлне искә алды:

- Кадрия Рәисовнага 18 яшь. Алар студентлар белән Фәнис Яруллинның өенә киләләр. Нурсөя апа ачык, көләч йөз белән каршы ала. Кичә тәмамланганда, фотога төшәргә җыеналар. Нурсөя апа ашханә бүлмәсенә чыгып китә. Кадрия Рәисовна: “Ни өчен Нурсөя апа фотога төшми икән?” – дигән сорау белән Нурсөя апага мөрәҗәгать итә. Нурсөя апа: “Ә Фәнис мине чакырдымы соң?” – ди. Шунда Кадрия апа Фәнис абыйга: “Анда Нурсөя апа сезнең чакырганны көтә. Фотога бергә төшик”, - ди. Шунда шагыйрь хатынына: “Нурсөя, фотога төшәргә чык әле. Минем аркамда тарихка кереп калырсың бәлки”, - ди. Кадрия апа: “Кем аркасында кем тарихка кереп калыр әле?!” – ди. Күп еллар үткәч, үзенең илле яшьлек юбилеенда Фәнис абый Кадрия апаның әлеге сүзләрен искә төшерә. Шагыйрь Кадрия Рәисовнага: “Ничек унсигез яшьлек башың белән син шундый зиһенле акыллы фикер әйтә алдың икән?” – ди. Һәр бөек ир-ат артында бөек хатын-кыз тора”, - дип сөйләде Алия Басыйрова.

...Кыштыр-кыштыр өйдә син йөргәндә,
Җанга рәхәт әле, Нурсөям.
Үз хатынын мактап яза, диеп
Әйтсә, әйтсен әйдә кешеләр
Ә мин язам әле, чөнки беләм:
Дөньяда юк синең төслеләр.
 
Автор: Алинә АЙДАРОВА

https://intertat.tatar/madaniyat/d-nyada-yuk-sine-t-slel-r-b-ek-shagyyr-f-nis-yarullinny-il-am-chishm-se-nurs-ya-khanymga-80-yash/

Комментарийлар