Логотип «Мәйдан» журналы

Дөнья күрмәгән авыл кызының Нәмангандагы тормышы...

Әнинең истәлекләрен укып утырганда, үзем язып куйган «Дөнья күрмәгән авыл кызының Нәмангандагы маҗаралары» дигән җөмләне күрдем дә, истәлекләрнең шул өлешенә тукталырга булдым әле.50нче еллар ахыры бу...

Әнинең истәлекләрен укып утырганда, үзем язып куйган «Дөнья күрмәгән авыл кызының Нәмангандагы маҗаралары» дигән җөмләне күрдем дә, истәлекләрнең шул өлешенә тукталырга булдым әле.
50нче еллар ахыры бу. Унынчыны тәмамлап, бераз авылда эшләп алгач, Роза исемле иптәш кызының туганнары янына «өрекне кәҗәләргә ашата торган»(!) бай Нәманган ягына чыгып китә алар. Зур өметләр бару белән үк җилгә оча...

«Розаның туган апасына килеп төштек. Ул кияүдә иде. Үзбәк кайнана белән әллә бик әйбәт тормыйлар  иде, әллә кайнана без килгәнне ошатмады, үзбәкчә бик каты  ачуланышканнары хәтердә. Аларда кундыкмы ул көнне, белмим. Торуын алар күршесендәге Камилә исемле башкорт хатынында тордым мин. Аның бөтен йомышларын үти идем, шәл бәйли идем. Нәрсә уйлый – шуны битеңә бәреп әйтә торган  хатын иде. Шәл бәйлим, бөтен эшен эшлим, акча бирми, мин булмасам, сине кем ашатыр иде, ди».
Озак кына эш таба алмый йөри әни. Камилә апалардан чыгып китәргә күз күргән, белгән кешесе юк. Чит-ят җир... Әле бер җиргә, әле икенчесенә барып карый.
«Анда адым саен чәйханә. Шуның берсенә эшкә керәсе булдым. Вак-төяк эшләр эшләшәм. Шундагы яшьрәк кенә малай, бераз торгач, кочакларга килә башлады, мин тагын чыгып киттем...»
«Аннан бер таныш татар хатыны бездән ерак кына столовойга савыт-саба юучы кирәк, диде. Таза гына үзбәк заведующий мине эшкә алды. Савытлар юучы татар хатыны эш белән таныштырды, повар бик тәмле пылау белән сыйлады. Бераздан заведующий мине складка идән себерергә җибәрде. Кереп идән себерә башладым, ул килеп кочакларга маташа башлады. Мин төртеп җибәргәч, «бергә эшләгәч инде, бергә  эшләгәч инде...», ди. Бергә  эшләгәч, кочакларгамыни, дидем дә чыгып киттем. Савытлар юучы хатынга әйттем. Ул шулайрак, ди, сиңа кадәр дә эш эзләп килгәннәр иде, аларны алмады, ди. Бик үткен кызлар күренә иделәр, ди. Ә минем авылдан килгәнлегем күренеп тора бит инде, киемем дә авылча... Монда да кала алмадым.»
Берәр ай шулай эш эзләгәч, ательега идән себерүче булып эшкә урнаша әни, үзенә якты йөз күрсәткән бер татар хатыны белән танышып китә.
«Ул миңа ничек энә тотарга өйрәтте, мин дә аңа тегәргә  булыша идем. Үзбәкстанда ситсы бик күп. Материал алып, кисеп бирделәр дә ике күлмәк тегеп кидем. Авылдан килгән киемнәр ертылып төшә башлаган иде инде. Авылда өй салган идек бит, сеңелем Сәвия белән шәл бәйләдек, әти илтеп сатты, өй алырга, бурыч түләргә акча эшләдек. Анда  кием турында уйларга вакыт булмады. Китәсе язда Казаннан ефәк  күлмәклек алып кайткан идем. Аны күрше Әнвәр апа тегеп бирде (урыны оҗмахта булсын). Менә шул бер яхшы  күлмәгем бар иде, калганнары килүгә ертыла башладылар».
Хәзерге заманны сүгәргә яратабыз инде без. Чын мохтаҗлыкны күргәнебез юк бит юкса. Ә әниләр чорына туры килгән ул...
«Ательега иртүк торып китәм. 10 класс белем белән (ул вакытта ул зур белем санала иде) урам себерүемә бигрәк хурлана идем инде. Төне буе шәл бәйләп  тә утырам. Бер тапкыр иртәрәк яткан идем, Камилә апа бер ямьсез сүз өстәп, бүген иртә яттың, дип кисәтте...».
«Шул вакытларда бер Исмәгыйль исемле аерылган үзбәк кешесе килеп йөри башлады Камилә апаларга. Миңа күзе төшкән дә хатынлыкка сорый икән. Минем бер дә кияүгә барасы килми. Камилә апа барырга үгетли. Юньле эшең дә юк, ди. Шуннан риза булдым инде. Аннары тегү фабрикасында эш булды да мин ул иргә барудан баш тарттым».
Үзбәк ирнең алай тиз генә ычкындырасы килми әле яшь кызны.
«Закир абыйга ияреп, Исмәгыйль дә кайткан, исерек иде. Минем чәчтән  тотып, бик яный башлады. Камилә апа, арага кереп, бар, чыгып  кит, диде. Мин тизрәк Роза янына ычкындым. Миңа бик янап  киткән... Аннан соң икенчегә өйләнгән, диделәр. Ике ел үткәч, паркта күреп тагын бәйләнгән иде. Бу «мәхәббәт  тарихы»  шулай тәмамланды».
Эшкә урнашу белән Камилә ападан күченә ул.
«Өемнең  бизәлеше. Бер карават, матрас, мендәрне әниләр җибәрделәр бугай. Өстәл ролен табуретка уйнады. Идәндә палас урынына  газет, керосинкада чәй кайната идем. Иртүк торып утырам да, җырлый-җырлый шәл бәйлим. Анда бер ай тордым микән? Бер минем кебек килгән марҗа кызы әйбәтрәк өй тапкан иде, икәү яши башладык. Анда электр бар иде. Миче булса да, ягарга күмере юк иде. Ягу турында уйлаган да юк.
Үзбәкстанда  идәнне уртадан казыйлар. Шунда кызып торучы күмер салалар, өстенә кыска аяклы өстәл куялар, өстәлне юрган белән каплыйлар. Өсләрендә бишмәт, аяк ягын шунда юрган астына кертәсең. Шулай җылы була...»
Бераз тегү эшенә өйрәнгәч, әни тегү фабрикасында эшли башлый. «Конвейер белән тегә идек. Акча әз. Сентябрьдә мамык җыярга җибәрделәр. Мин  һәрбер эштә  башта авыр  үзләштерәм, аннары остага әвереләм. Мамык җыйганда да  шулай. Үзем хәтле зур капчыкны тутыра идем дә, аны башыма куеп, яши торган  җиргә үлчәргә алып бара идем. Мине «вертолет», диләр иде...”.
Әнинең язганнарын укыйм да, и әни, и нужалы еллар, диясе килә. Ә әни «Яшьлек күңелле иде» (!) дип язып куйган.
«Яшьлек  күңелле иде. Мин анда үзбәкчә  җырларга да өйрәндем...»
Җыр кеше тормышын ямьләндерми дип әйтеп кара! Әллә ничә тапкыр яза ул бу турыда.
«Җырлый-җырлый шәл бәйли идем, рәхәт иде...».  Бирегә килгәнче үзенең беренче тапкыр сәхнәдә алкышлардан югалып калуын искә ала: «Әтнәдә «Әниебезнең хаты» җырын җырлаган идем. Халык бертуктамый кул чаба, аптырап тик басып торам, шунда башны ияргә бит инде...»
Камилә апа (кушаматы «җенле Камилә»), артыннан килеп, тагын шәл бәйләвен сорый. Ризалаша әни. Кая барсын?!
«Фабрикада акча әз, үземә дә җитми. Өйдә әниләр дә өмет итә. Беренче  кышны үткәреп, язга чыкканда, өстемә пальто юк, авылдан килгән ИСКЕ кышкы пальтоны киеп йөри идем...»
«Тагын бер җәй, кыш, яз үтеп китте. Бәлки, бухгалтерлар курсына керергәдер, дигән уй да бар иде. Авылдан абый «Күңгәр әби (әнинең әнисе) Сурияне күрсәм, үлсәм дә үкенмәм дия», дип язган иде. Шул сүз җитә калды. Расчет алдым да кайтып киттем...»
«Авылга кайткач, Казанга  укырга керергә уем бар иде. Запас акчам юк. Әни: «мин  сиңа акча бирә алмыйм», – диде. Сәвия ул вакытта Оренбург ягына, тимер юлда эшләргә киткән иде. Анда акчаны әйбәт алалар дигән хәбәр килгән иде. Җәй көне бераз тордым да шунда чыгып киттем... Эш авыр. Көрәк белән генә эшләп йөргәндә ярый әле. Паровоз белән щебенка төягән состав килә. Һәр вагонга өчләп кеше. Җаен белмәгәндә, өстеңнән тирләр ага, телләрең чыга инде. Кыш  көннәре туң була әле, кәйләләр белән чабып бушатасың. Аннан шпаллар арасына шул щебенканы электроподвойка белән таратасың. Ток белән эшли, 20 кг (?), ике кулың белән шуны тотып, бер шпалдан икенчесенә күчеп, шпал астын тыгызлыйсың. Беренче тапкыр шунда күчәргә кушкач, тотып карадым да тизрәк бирдем, бөтенләй эшли алмадым. Кыш чыгып, язын шул подвойканы бирәсем дә килми иде. Учларым кабарып, тиреләре салынып төшкән, барыбер бирәсе килми иде. Марҗалар да, кара, хәзер бигрәк яхшы эшли, дип гаҗәпләнәләр иде...»
Сорочинскида берәр ел тимер юлда эшләгәч, Казанга укырга китә. Укып, Чистай (хәзер – Яңа Чишмә) якларына химия-биология укытучысы булып кайта әни...
«Безнең курста төрле яшьтәгеләр бар иде. Акча җитмәсә дә, студент вакыты барыбер күңелле вакыт булган инде. Ул вакыттагы акча белән 28 сум  ала идем стипендия, шуны бөтенесенә җиткерәм. Җәй көне авылга кайткач, шәл тирәсе бәйлим, аның өчен әни акча бирә. Казанга әзер җеп алып китәм кешедән, бәйлим, шулай киенәм. Шулай укыдым.
Җәй көне авылда агитбригадаларда йөри идем. Җырлый идем. Укыганда танцыларга йөрмәдем, андый уем да булмады. Театрга йөри идек».
Әнинең 76 яшьтә язган истәлекләреннән тәкъдир дигән нәрсәнең барлыгын да күрәсең. Безнең мишәр якларына китмичә, үз туган ягында гына да кала алган булыр иде.
«Безнең авылда Шамил исемле егет бар иде. Аягы тумыштан аксак. Шул, мин үскәндә үк, мине яратуын кешегә әйтеп, сүз чыгарган иде. Миңа ул киңәшләрен биреп, укуымны теләп йөри иде, аны дус күреп якын итә идем. Ул үзе Әтнәдә укыды, аннан клуб мөдире булып эшләде.
Безнең  авыл  бер урамлы, клубы бер кечкенә генә йорт.
Шамил абыйның эше – мин белгәне – яшьләрне вечер уйнату. Без шәл бәйләргә берәр кызда җыелабыз да аннан клубка китәбез. Башта зурлар уйный, алар кайтып киткәч, без уйныйбыз.
Җидене бетергәч, Әтнәгә киттем. Шамил абыйның мәхәббәте сүрелмәде. Сүзләре ишетелә иде, мин аны чынга кабул итми идем. Институтны бетергәч, Шахмайга китәр алдыннан, Гариф абый кызы Мөсфирә (ул да Казанда укый, Гариф абый минем әтинең энесе), пунктта Шамил белән эшләүче Зәйнәп, Шамил – Әтнәдә очраштык. Шамилне белмәгән кеше юк, телгә оста, бер машина белән сөйләште дә авылга кайтырга чыктык. Кайтып җиткәч, машинадан төшүгә ычкынырга булган да бит, акча бирмичә китте дип әйтерләр дигән уй белән, өйләренә кердем, кыстадылар. Әтинең апасының кызы Хәлимә апа Шамил абыйның абыйсында кияүдә иде.
Чәй янына утыргач, мине шунда калырга димли башладылар. Бөтенесе Шамил яклы, ычкынып та булмый. Мин, әти-әни риза булмаячак, дидем. Анысы безнең эш дип, кичкә безгә менәргә булдылар. Эчемдә утлар яна. Кайткач, әнигә хәлне сөйләп бирдем. Әнинең тузынганы! Бүген беркая чыкмыйсыз, диде. Күршедә читтән кайткан Суфия исемле кыз бар иде, аны да чакырырга кушты, Мөсфирә дә менде. Без кич утырабыз. Хәлимә апа белән Фоат абый менде. Әни-әтиләр сөйләшәләр, мине дә чакырдылар. Юк, риза түгел, чарам булмаганга гына шулай әйттем, дидем.
Икенче көнне библиотекага төшкән идем, Шамил абыйны очраттым. «Мин моны беркайчан онытмаячакмын», – ди. Мин дә шулай ук, дидем. Шуннан әни мине 13ендә үк (Чистай ягына эшкә унбишләре китәсе идем), бар, кит диеп, эшкә җибәрде. «Шамил кыйссасы» шуның белән тәмам. Аннан соң ул үзеннән 20 яшькә яшьрәк кызга өйләнде. Хатынын бик җәберләп торды, диделәр. Шамил абый үлде инде...»
Әнинең истәлек дәфтәрләрендә бер кеше язмышы гына түгел. Анда шул чор да, ул чор кешеләренең холкы, уйлары, кыйммәтләре дә. Бәлки, бу язмалар бәян яки повесть буларак та дөнья күрер әле...
Лилия Фәттахова

Комментарийлар