Логотип «Мәйдан» журналы

Дәүләт Думасына Россиядә торак фондын реновацияләү турында закон проекты кертелде

Россия Дәүләт Думасына илдә торак реновациясе турында закон проекты кертелде. Төшенчә авария хәлендәге яки башка начар техник халәттә булган күпфатирлы йортларны реконструкцияләүне яки сүтүне күздә то...

Россия Дәүләт Думасына илдә торак реновациясе турында закон проекты кертелде. Төшенчә авария хәлендәге яки башка начар техник халәттә булган күпфатирлы йортларны реконструкцияләүне яки сүтүне күздә тота. Документлар пакеты Россия парламентының электрон базасында урнаштырылган.
Документка аңлатма язуында федераль дәрәҗәдә закон чыгару базасын булдыру кирәклеге әйтелә. Авторлар Мәскәүдә реновация үткәрү тәҗрибәсен исәпкә алырга кирәк, дип белдерә.
Проект әлеге мәсьәлә буенча төбәк законнарын кабул итү хокукын күздә тота. Шулай ук реновацияләүдә «аерым күпфатирлы йортка гына түгел, планлаштыру структурасы элементы буенча да (квартал, район, микрорайон) тормышка ашыру мөмкинлеге» карала.
Программаны гамәлгә ашыруның төп ысуллары – искесен сүтеп, әлеге җир кишәрлегендә яңа күпфатирлы йорт торгызу, иске объектны реконструкцияләү һәм җир кишәрлегенең максатчан билгеләнешен үзгәртү.
https://tatar-inform.tatar/news/2019/04/17/184700/

Комментарийлар