Логотип «Мәйдан» журналы

Дәүләт Думасы балаларга баллы ризыкларны сатуны тыярга тели

Дәүләт Думасы хөкүмәткә үсеп килүче буынның сәламәтлеген яхшыртырга ярдәм итүче карар тәкъдим иткән. Түрәләр балалар өчен татлы ризыклар сату турындагы тәкъдимне карарга ниятли.Идарә вәкилләре Россияд...

Дәүләт Думасы хөкүмәткә үсеп килүче буынның сәламәтлеген яхшыртырга ярдәм итүче карар тәкъдим иткән. Түрәләр балалар өчен татлы ризыклар сату турындагы тәкъдимне карарга ниятли.
Идарә вәкилләре Россиядә балаларның симерүе проблемасы кискен тора, дип белдерә. Нәкъ менә шуңа күрә Дәүләт Думасында 14 яшькә кадәрге балаларга тәм-томнар сатуны тыярга телиләр. Моннан тыш, түрәләр шоколадлы ризыкларны, татлы газлы эчемлекләр һәм башка ризыкларны җитештерүчеләрне, тәмәке эшләнмәләре һәм алкоголь эчемлекләренең аналогларын сатучыларга әлеге карар буенча язулар элергә өнди.
Шулай ук кибетләрдә баллы әйберләр алганда, балаларның яшен документлар, ягъни 14 яшьтә генә бирелә торган паспортларын тикшереп кенә бирергә тәкъдим ителә.
Фото: https://pixabay.com
Татар тудей

Комментарийлар