Логотип «Мәйдан» журналы

Дед Морозның туган көне

Бүген, 18 ноябрьдә, Бөек Устюгта яшәүче Дед Мороз туган көн котлаулары кабул итеп ала.Ул үзенең резиденциясендә дөньяның һәр почмагыннан әкият дусларын кабул итеп алачак, тылсым мәктәбен ача һәм Росси...

Бүген, 18 ноябрьдә, Бөек Устюгта яшәүче Дед Мороз туган көн котлаулары кабул итеп ала.
Ул үзенең резиденциясендә дөньяның һәр почмагыннан әкият дусларын кабул итеп алачак, тылсым мәктәбен ача һәм Россиядәге иң беренче Яңа ел чыршысының утларын кабызачак.
Дед Морозга котлаулар махсус почта тартмасы аша тапшырыла икән. Ә шәхсән котлау өчен читтәге "хезмәттәшләре" – Америкадан Санта Клаус, Финляндиядән Йоулупукки, Франциядән Пэр Ноэль, Татарстаннан Кыш Бабай да Бөек Устюгта булачак, диелә.
Дед Морозның туган көне Бөек Устюгта беренче салкыннар башланган көнгә туры килә. Ул балалар тарафыннан 2005 елда сайланды.
 
Интертат.

Комментарийлар