Логотип «Мәйдан» журналы

ДЧ-2018 башланган көнне Казанда җанатарлар фестивале театральләшкән тамаша белән ачылачак

Казанда җанатарлар фестивален үткәрү өчен әзерлек эшләре тәмалана.  “Казан” Гаилә үзәге янында үтәчәк вакыйганың мәдәни программасы төрле яшь һәм милләт кешеләре өчен каралган. Җанатарлар фестива...

Казанда җанатарлар фестивален үткәрү өчен әзерлек эшләре тәмалана.
 
“Казан” Гаилә үзәге янында үтәчәк вакыйганың мәдәни программасы төрле яшь һәм милләт кешеләре өчен каралган. Җанатарлар фестивале искиткеч театральләшкән тамаша белән ДЧ-2018 башланган көнне – 14 июньдә ачылачак.
Фестивальне оештыру – футбол уенча дөнья чемпионатын кабул итүче барлык шәһәрләрнең дә бурычы. “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында үткән матбугат конференциясендә ТР Премьер-министры Ләйлә Фазлыева хәбәр иткәнчә, фестиваль өчен сайланган мәйданчык матур урында урнашкан һәм зур чаралар уздыру барышында берничә тапкыр сыналган. Бер үк вакытта монда 25 меңгә якын кеше сыя ала.
Җанатарлар фестивале мәйданчыгында стадионнан тыш матчларны карау өчен бердәнбер рәсми мәйданчык булачак. Моның өчен территориядә 2 экран куелачак, шуларның берсенең диаметры 144 квадрат метр тәшкил итә. 14 июнь көнне аның аша Россия һәм Согуд Гарәбстаны җыелма командалары арасында беренче матчны карап булачак.
Фестиваль үзенең эшен чемпионатның беренче көнендә башлый һәм 15 июльдә тәмамлый. Бу вакыт эчендә фестиваль кунаклары төрле чараларда катнаша алачаклар. Фестивальнең 6 ял көне каралган: 29 июнь, 5 июль, 8, 9, 12 һәм 13 июль. Фестивальгә уен көннәрендә керү бушлай булачак, моның өчен билетлар, җанатар паспортлары кирәк булмый.
Ләйлә Фазлыева хәбәр иткәнчә, фестиваль территориясе берничә зонага бүленгән. Беренче зонада керү төркеме урнаша: тикшерү мәйданчыгы, ДЧ рәсми атрибутикасы, халык эшләнмәләре сатыла торган кибетләр, иганәчеләр, партнерлар павильоннары һәм фестиваль сәхнәсе.
Икенчесендә төрле активлыклар зонасы булачак. Аерым игътибар балаларга биреләчәк. Монда мини-футбол мәйданчыгы, футболда ирекле өслүб буенча мастер-класс, пенальти зонасы һ.б. була. Биредә шулай ук фестивальнең төп ресторан комплексы урнашачак.
Тагын бер зонада массакүләм мәгълүмат чаралары эшләячәк, волонтерлык үзәге, фестиваль идарәсе үзәге һәм берләшкән куркынычсызлык пункты урнашачак.
“Фестиваль кунаклары өчен интерактив зоналар, популяр ди-джейлар чыгышлары, концерт программасы каралган”, - дип сөйләде Л.Фазлыева.
Җанатарлар фестиваленең мәдәни программасының һәр көне аерым тематикага һәм идеягә ия.
Беренче һәм соңгы көннәрдә аерым лейтмотив билгеләнәчәк. 14 июньдә театральләшкән тамашада Казанның мәдәни, тарихи, спорт үзенчәлеге һәм мирасы турында сөйләнәчәк.
16 июньдә, Казанда Франция һәм Австралия командалары уйнаган көнне, фестиваль уйнаучы командалар җанатарларын “Без бер Җир балалары” милли концерт программасы белән сәламли. Ул Татарстан һәм Россиянең милли үзенчәлекләрен ачачак.
Шул ук көнне чемпионатта катнашкан илләрнең танылган эстрада һәм халык әсәрләреннән халыкара вокал-хореографик милли попурри планлаштырылган.
21 июньдә программа халыкара заманча татар музыкасы белән бәйле булачак, кунаклар өчен Татарстанның яшь коллективлары һәм башкаручылары чыгыш ясаячак.
Сүз уңаеннан, чемпионат көннәрендә Кремльдә 2 кичке мәйданчык эшләячәк: классик музыка белән һәм заманча татар музыкасы белән. Аларны 21 июньдә ачарга планлаштырыла.
23 июньдә халыкара халык музыкантлары бәйрәме билгеләнеп үтә. Бу көнне Казан кунакларын Россия халкының мәдәнияты, символлары белән таныштырачаклар. Бу көнне республика башкаласында ике мәйданчыкта Сабантуй узачак: Киров районында һәм Мирный бистәсенең Каенлыгында.
25 июнь фестиваль программасында ишегалды футболы дип билгеләнгән. Бу көнне, нигездә, балалар көне – Казанның төрле футбол командалары көч сынашачак.
27 һәм 28 июнь яшьләр көне белән бәйләнгән. Бу көнне популяр рок-төркемнәре һәм яшьләр коллективлары чыгыш ясачак.
Башка көннәр – 6, 7, 10, 11, 14 һәм 15 июль өчен мәдәни программа ТР Мәдәният министрлыгы тарафыннан эшләнә һәм шулай ук чараларга бай булачак.
15 июльдә тантаналы рәвештә фестиваль ябыла.
Искәртеп үтәргә кирәк, мәдәни программа кысаларында, Казан музейларында эш көне 20.00 сәгатькә кадәр озынайтылды, билет һәм җанатар паспорты булса, музейларга керү өчен 50% ташлама каралган.
 
https://www.kzn.ru/

Комментарийлар