Логотип «Мәйдан» журналы

Чит номердан шалтыраталар һәм трубканы ташлыйлар - монда нинди куркыныч булырга мөмкин?

Соңгы вакытта кәрәзле элемтә кулланучылар чит номерлардан килгән шалтыратуларга зарлана. Билгесез номер шалтырата һәм берничә секундтан трубканы ташлый. Бу нәрсәсе белән куркыныч икәнен “АиФ” сайты яз...

Соңгы вакытта кәрәзле элемтә кулланучылар чит номерлардан килгән шалтыратуларга зарлана. Билгесез номер шалтырата һәм берничә секундтан трубканы ташлый. Бу нәрсәсе белән куркыныч икәнен “АиФ” сайты язды. 

Югары икътисад мәктәбе информацион куркынычсызлык кафедрасы мөдире Александр Баранов моның яңа мошенниклык булуын әйткән.
Билгесез номердан шалтыраткач, кеше кире шалтыратса, аның хисабыннан акча алулары ихтимал. Мондый мошенник фирмалар оператор белән махсус килешү төзи. Килешү буенча, аларның номерына шалтырату түләүле була. Ул берничә мең сумга кадәр булырга мөмкин. Кире шалтыраткан кеше номерыннан билгеле бер сумманы алачаклар. Мондый фирмалар номерларны ачык базалардан да, абонентлар базасын тулаем сатып алырга да мөмкин.
Сезнең контактлар исемлегендә булмаган номерларга беркайчан да кабат шалтыратмагыз. Мөһим булса, сезгә кабат шалтыратырлар. Әгәр мошенник дип шикләнсәгез, интернеттан бу номерны эзләп карагыз. Мондый номерларны кара исемлеккә кертеп кую хәерле.
Мошенникларга күчерелгән акчаны кайтарып булу ихтималы да аз. Чөнки сез үзегез, үз теләгегез белән кабат шалтыраттыгыз бит. Моның мошенниклык булуын исбатлау өчен кабат акча түгәргә, вакыт әрәм итәргә кирәк булачак.

Фото: Владимир Васильев

https://intertat.tatar/copayjavap/chit-nomerdan-shaltyratalar-m-trubkany-tashlyylar-monda-nindi-kurkynych-bulyrga-m-mkin/

Комментарийлар