Логотип «Мәйдан» журналы

Чит кеше белән телефоннан сөйләшкәндә әйтергә ярамый торган сүзләр

Көн саен дистәләрчә кеше телефон аша алдана. Чит кеше белән телефоннан сөйләшкәндә һичкайчан әйтергә ярамый торган сүзләр бар.Бу турыда "Челнинские известия" сайты хәбәр итте.Таныш булмаган номер шалт...

Көн саен дистәләрчә кеше телефон аша алдана. Чит кеше белән телефоннан сөйләшкәндә һичкайчан әйтергә ярамый торган сүзләр бар.

Бу турыда "Челнинские известия" сайты хәбәр итте.
Таныш булмаган номер шалтыраткач, трубканы алсагыз, үзегез турында шәхси мәгълүматны әйтмәгез. Бу - банк картасы реквизитлары, паспорт белешмәсе, банктан килгән смс-хәбәрләрдәге текст.
Алдакчылар еш кына банк яки дәүләт хезмәткәре булып кылана. Кайчакта алар төрле хезмәт вәкилләре дип таныштыра һәм сораштыруда катнашырга тәкъдим итә. Кагыйдә буларак, аларның сорауларына "әйе", "юк", "раслыйм" кебек бер сүз белән җавап бирергә кирәк. Чит кешеләргә мондый сорауларга җавап бирмәгез. Алдакчылар сезнең сүзләрне яздырып алып калырга мөмкин. Аннары сезнең тавыш белән башка урынга шалтыратып, сезнең исемнән сөйләшүләре ихтимал. Мәсәлән, банкның кайнар элемтәсе шалтыратып, сез файдалана торган хезмәтләрне урлаулары бар.

Фото: https://pixabay.com

https://intertat.tatar/copayjavap/chit-keshe-bel-n-telefonnan-s-yl-shk-nd-yterg-yaramyy-torgan-s-zl-r/

Комментарийлар