Логотип «Мәйдан» журналы

Чит ил паспорты һәм машина йөртү таныклыгы кыйммәтләнә

Россия Хөкүмәте машина йөртү таныклыгы һәм чит ил паспорты алганда дәүләт пошлинасы күләмен арттыруны күздә тоткан закон проектын хуплады, дип яза «Российская газета». Биометрик чит ил паспортыны...

Россия Хөкүмәте машина йөртү таныклыгы һәм чит ил паспорты алганда дәүләт пошлинасы күләмен арттыруны күздә тоткан закон проектын хуплады, дип яза «Российская газета».
 
Биометрик чит ил паспортының бәясе 3,5 мең сумнан 5 меңгә кадәр артачак. Машина йөртү таныклыгы алганда 3 мең сум чыгарып салырга туры киләчәк.
Пошлина күләмен арттыру ихтыяҗы яңа буын документларын гамәлгә кертү өчен инфраструктура булдыруга бюджет чыгымнарын компенсацияләү белән аңлатыла.
 
http://tatar-inform.tatar/

Комментарийлар