Логотип «Мәйдан» журналы

Кайсы чәйнек яхшырак?

Чәйнекнең туган иле – Кытай. Аны балчыктан ясап, кара чәй пешерү өчен кулланганнар. Безнең илдә XVII гасырда пәйда булган. Чәйнекнең “туганы” самавыр соңрак килеп чыккан.Кухня өчен нинди чәйнек әйбәтр...

Чәйнекнең туган иле – Кытай. Аны балчыктан ясап, кара чәй пешерү өчен кулланганнар. Безнең илдә XVII гасырда пәйда булган. Чәйнекнең “туганы” самавыр соңрак килеп чыккан.

Кухня өчен нинди чәйнек әйбәтрәк соң? Гадәтиеме, әллә электр чәйнегеме? Аларны чагыштырыйк та үзебез өчен кулаен билгеләп карыйк әле.
1. Иң элек суны җылыту тизлегенә тукталыйк. Бу җәһәттән гадәти, ягъни газ чәйнеге электрныкыннан күпкә калыша. Электр чәйнегендә су ике-өч тапкыр тизрәк кайнап чыга.
2. Ныклыгы һәм чыдамлыгы ягыннан гадәтиенең өс­тенлекләре күбрәк. Бер генә түгел, ә берничә дистә ел хезмәт итәргә мөмкин ул. Ә менә электр чәйнеген биш ел узар-узмастан ук алыштырырга туры килә.
3. Куркынычсызлыгы. Электр чәйнегенә су тутырып, кабызып куйсаң, шул җитә. Суы кайнап чыккач, сүндерергә онытмасам ярар иде, дип куркасы юк – үзе сүнә. Ә менә газ чәйнеген һич тә онытырга ярамый – янгын чыгарырга мөмкин. Шуңа күрә сыбызгылысын алу хәерле.
4. Материалы турында берничә сүз. Электр чәйнекләре еш кына сыйфатсыз пластиктан эшләнә. Пластик чәйнек җылынганда суга зарарлы матдәләр бүлеп чыгара, ят тәм бирә. Шуңа күрә электр чәйнегенең пыяладан, тутыкмас корычтан, яки керамикадан эшләнгәнен сатып алу хәерле.
5. Бизәлеше, ягъни матурлыгы буенча сайлап алу – зур ялгыш. Иң кирәкле әйбере – бездән яшереп куелган җылыткыч элементы. Безнең заман чәйнекләрендә ике төрле – дисклы яисә спиральле җылыткыч кулланыла. Дисклы чәйнектә җылыткыч элемент диск астына урнаштырылган. Мондый чәйнектә су тизрәк кайнап чыга, аз гына суны да җылытып була. Гомумән, дисклы чәйнек чыдамрак һәм аны юу-карап тоту да җиңелрәк.
 
«Кызыл таң»

Комментарийлар