Логотип «Мәйдан» журналы

Чәчүне республикада беренче булып тәмамлаган район билгеле булды

Зәй районы чәчүне республикада беренче булып тәмамлады. Район кыр эшләренә республикада иң алдан керешкән иде, дип яза “Зәй офыклары” газетасы. Зәй басуларында бүген язгы чәчү тәмамланды. Район б...

Зәй районы чәчүне республикада беренче булып тәмамлады. Район кыр эшләренә республикада иң алдан керешкән иде, дип яза “Зәй офыклары” газетасы.
 
Зәй басуларында бүген язгы чәчү тәмамланды. Район басуларына язгы кыр эшләрендә 25 мең 100 гектарда - язгы, 17 мең гектарда - техник, 8,1 мең гектарда - азык культуралары, 9 мең 200 гектарда - шикәр чөгендере, пар җирләренә исә горчица һәм майлы торма чәчелде.
Көзге культурларны тамырдан һәм яфрактан тукландыру тәмамланды. Арпа басулары гектарына 150 килограмм исәбеннән аммиак селитрасы белән тукландырыла, корткычларга һәм чүп үләннәренә каршы эшкәртелә.

Комментарийлар