Логотип «Мәйдан» журналы

Чаллының «Нур» яшьләр үзәге мәйданчыгында татар яшьләре форумы узачак

23 октябрьдә Чаллының «Нур» яшьләр үзәге мәйданчыгында татар яшьләре форумы үтәчәк.Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, иртәнге тугыздан форумда катнашучылар (16 яшьтән 25 яшь...

23 октябрьдә Чаллының «Нур» яшьләр үзәге мәйданчыгында татар яшьләре форумы үтәчәк.
На площадке челнинского МЦ «НУР» 23 октября состоится форум татарской молодежи
Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, иртәнге тугыздан форумда катнашучылар (16 яшьтән 25 яшькә кадәрге 70 кеше) гамәлдәге проектларны камилләштерү белән шөгыльләнәчәк.
Командалар үз идеяләрен экспертларга - URBAN TATAR халыкара интернет-радиосы, «Шаян ТВ» балалар телеканалы, «Ялкын» журналы, Татар КВН лигасы, татар телен өйрәнү буенча онлайн-клуб һ.б. проектларның вәкилләренә тәкъдим итә.
Иң яхшы идеяләрне алга таба эштә файдаланачаклар, җиңүчеләрне грамоталар һәм кыйммәтле бүләкләр көтә.
VI Татар яшьләре форумының максаты – милли телгә карата кызыксынуны арттыру, талантлы яшьләрне ачыклау һәм заманча татар яшьләр проектларына бәйле актуаль проблемаларны хәл итү, диелә хәбәрдә.
 

Фото: vk.com/tatarforum2021



Чыганагы: https://tatar-inform.tatar/news/tatar_world/22-10-2021/challyny-nur-yashl-r-z-ge-m-ydanchygynda-tatar-yashl-re-forumy-uzachak-5841629

 

Комментарийлар