Логотип «Мәйдан» журналы

Чаллының Җиңү паркында фонтаннар һәм зоопарк барлыкка киләчәк

Чаллы Башкарма комитетында Җиңү паркы ял зонасының проекты расланды. Аның концепциясен автокалада яшәүчеләр белән фикер алышканнан соң Мәскәү архитекторлары әзерләде.Проект нигезендә, паркта сәүдә пав...


Чаллы Башкарма комитетында Җиңү паркы ял зонасының проекты расланды. Аның концепциясен автокалада яшәүчеләр белән фикер алышканнан соң Мәскәү архитекторлары әзерләде.



Проект нигезендә, паркта сәүдә павильоннары һәм кафе, фонтаннар, күргәзмәләр залы, чәчәкләр галереясы, зоопарк, берничә спорт мәйданчыгы, тир, балалар өчен уен мәйданчыгы барлыкка киләчәк.
Җиңү паркын реконструкцияләүнең беренче этабына республика бюджетыннан 100 миллион сум акча бүлеп бирелде. Әлеге акчалар паркның ял зонасын тәртипкә китерүгә тотылды.
Шулай ук паркның мемориаль зонасын төзекләндерүгә конкурс игълан ителде. Җиңүчеләр якын көннәрдә билгеле булачак.

Комментарийлар