Логотип «Мәйдан» журналы

Чаллының "Энергетик" мәдәният сараен тулысынча төзекләндерәчәкләр

"Энергетик" мәдәният сараенда капиталь ремонт уздырылачак, дип хәбәр итә Челнинские известия. Республика әлеге проектка 3 миллион 700 мең сум акча бүлеп биргән. Бинаның эчке ягы беренче тапкыр яң...



"Энергетик" мәдәният сараенда капиталь ремонт уздырылачак, дип хәбәр итә Челнинские известия.


 
Республика әлеге проектка 3 миллион 700 мең сум акча бүлеп биргән. Бинаның эчке ягы беренче тапкыр яңартылачак. 10 ел элек аның тышкы ягы реконструкцияләнгән иде.


Киләсе елда 660 квадрат метр мәйданлы зур залда идән, түшәм, урындыклар һәм стеналар тулысынча яңартылачак, вентиляция системасы ремонтланачак. Сәхнәдә яңа яктырткычлар урнаштырылачак. Дүрт хореография залы, кече һәм мрамор заллары, шулай ук цирк, бию һәм театр студияләре бүлмәләре дә тулаем үзгәреш кичерәчәк.
Элемтә, сигнализация, җылылык, вентиляция, кондиционер, электр белән тәэмин итү, канализация системалары, подвалда инженер челтәрләре ремонтланачак. Әлеге проектта шулай ук бина яны территориясен төзекләндерү дә каралган.
 

Комментарийлар