Логотип «Мәйдан» журналы

Чаллылыларның мәктәп товарлары буенча консультация алу мөмкинлеге бар

Яңа уку елы башланыр алдыннан ТР Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек идарәсенең Чаллы бүлеге 15 августтан 1 сентябрьгә кадәр мәктәп кирәк-яракларының сыйфаты һәм куркы...

Яңа уку елы башланыр алдыннан ТР Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек идарәсенең Чаллы бүлеге 15 августтан 1 сентябрьгә кадәр мәктәп кирәк-яракларының сыйфаты һәм куркынычсызлыгы буенча «кайнар линия» ача.
Бу хакта Чаллы мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Халыктан шалтыратулар (ял көннәреннән кала) 09:00дан 16:00 сәгатькә кадәр (төшке аш 12:00дән 12:45кә кадәр), күрсәтелгән телефоннар аша 8 (8552) 32-06-07, 32-05-39 көн саен кабул ителә.
 
Фото: https://pixabay.com

Комментарийлар