Логотип «Мәйдан» журналы

Чаллыдагы Тукай бүләгенә быел лаеклы татар табылмаган

Чаллыда әдәбият, сәнгать һәм мәдәният юнәлешендә уңышка ирешүчеләргә Тукай туган көндә тапшыру өчен махсус грант булдырылган иде. Ул халык теленә "Тукай бүләге" булып керде. Быелгы Тукай бүләкләре ике...


Чаллыда әдәбият, сәнгать һәм мәдәният юнәлешендә уңышка ирешүчеләргә Тукай туган көндә тапшыру өчен махсус грант булдырылган иде. Ул халык теленә "Тукай бүләге" булып керде. Быелгы Тукай бүләкләре ике урыс кешесенә бирелде.




Бүләкне булдыру, тапшыру нигезнамәсендә грант әдәбият һәм сәнгатьтә алдынгы булучыларга бирелә дип әйтелә. Шуннан чыгып, аның ике генә кешегә булуы ачык. Казандагы кебек өч номинациядә булып, өчесен дә “өлкән туган” вәкилләренә бирсәләр, шактый гаҗәп вазгыять туасы иде.
Бер төркем татар язучылары

Бер төркем татар язучылары


Тапшыру тантанасында беренче итеп Русия Рәссамнар берлеге әгъзасы Анатолий Пашин Тукай һәйкәле каршына бүләк сертификатын алу өчен чакырылды. Исем-фамилия ишетелгәч, Тукай бәйрәменә килгән халык бермәл тын калды. Аннан берән-сәрән генә кул чабулар ишетелә. Аннан Тукай көнендә Чаллыда әдәбият һәм шигърият юнәлешендә җиңүченең исеме аталды. Ул - шәһәрдәге урыс язучылары берлеге рәисе Николай Алешков. Шуның белән Тукай бүләкләрен тарату тәмамланды.
Тукайга чәчәкләр салу

Тукайга чәчәкләр салу


Сүзсез калган халык та җанлана башлады. Шыпыртлап кына, пышын-пышын гына, ник ул Тукай бүләге татар язучыларына, шагыйрьләренә тиештер бит инде дигән пышылдашулар китте.
Бәйрәмдә катнашучы балалар

Бәйрәмдә катнашучы балалар


Бу көнне Тукай һәйкәле тантанасына рәссамнар үзләренең иҗат эшләрен дә алып килгән иделәр. Без Чаллы рәссамы Юрий Свинин рәсеменә игътибарны юнәлттек. Рәсем үзәгендә хатын-кызга охшашлы адәмме, адәмгә охшаган берәр фаразмы ята. Күкрәкләре аермачык шәйләнә. Күкрәкләр буйлап бара торгач, хатын-кыз җенес әгъзасы да игътибарны җәлеп итәрлек итеп ясап, бизәп куелган. Шуны күргән кайбер татар хатын-кызлары төкеренеп китеп бара, ир-атлар көлешеп карыйлар да, юлларын дәвам итәләр. Чарада катнашкан 3-5нче сыйныф укучылары да шаккатып шушы “галиматье”ны карап китәләр. Бер-берсенә рәсемдәге күкрәкләргә, җенес әгъзасына охшаш нәрсәгә төртеп күрсәтәләр. Якын-тирә тулы татар язучылары, шагыйрьләре, укытучылары. Алар арасыннан Свинин рәсемендә “сузылып яткан” күкрәк-җенесләрне “барлаучы” балаларны бу шөгыльләреннән аралап алырга теләүче күренмәде.
Азатлык хәбәрчесе Тукай мәйданында кечкенә балаларга шикле рәсемнәр күрсәтүгә гомумән шушы урынга “хатын-кыз” әгъзалары күрсәтүгә дәгъва белдерергә дә мәҗбүр булды.
Рәссам Юрий Свининга сорау юллыйбыз:
– Бу кем рәсеме?
– Минеке. Хакимият, мәдәният җитәкчеләре чакырып, рәсемнәремне куюны сорады.
– Нәкъ менә шушы шәрә тәнне, җенесне сурәтләгән рәсемне бирегә куярга куштылармыни?
Юрий Свенин картинасы

Юрий Свенин картинасы


– Әйе, шушы рәсемне куярга куштылар, - диде Свинин әфәнде тулып ашкан ачулы тавыш белән.
Әлеге сурәт Тукай тантаналарының башыннан азагына кадәр урынында торды. Каршылык күрсәтүчеләр күренмәде.
Анатолий Паршин

Анатолий Пашин


Чаллыда Тукай көнендә урыс иҗатчыларын гына билгеләп китеп, һәркайсына 100 мең сум акча тапшыруны болай бәяләүчеләр дә булды: ”Тукай бүләге тирәсендә Казанда барган уеннар, бәхәсләр пүчтәк икән. Чаллыда татарларга уйнарга да ирек бирмәделәр. Тоттылар да Тукай бүләген урысларга бирделәр дә куйдылар. Казанда теләсә кемгә, лаек булмаганнарга да, хакимият тирәсендәгеләргә генә Тукай премиясен бирүләр башлануы, татар башкаласы дип йөртелгән Чаллыда бөек татарымыз исеменә багышланган бүләкләрне татарларга бирмәү бик тә, бик тә аяныч”.
Быелгы Тукайның 130 еллыгы уңаеннан булган бүләк өләшүләр Чаллы якларында менә шундыйрак хис-тойгылар калдырды.


 
http://www.azatliq.org

 
P.S. Бөек шагыйребез һәйкәле каршында матур гына татар халык биюен бии башлаган Шүрәленең кисәк кенә  "Двигай задом, пока я зажигаю" исемле рус эстрадасы җырына  биеп китүе дә халыкның һушын алды.

Комментарийлар