Логотип «Мәйдан» журналы

Чаллыдагы беби-бокска яңа туган сабыйны ташлап калдырганнар

Чаллыдагы беби-бокска яңа туган кызны ташлап калдырганнар. Бу хакта «Челнинские известия» газетасы хәбәр итә. Басма мәгълүматлары буенча, гадәттән тыш хәл кичә иртән булган. Кама балалар диагност...

Чаллыдагы беби-бокска яңа туган кызны ташлап калдырганнар. Бу хакта «Челнинские известия» газетасы хәбәр итә.
 
Басма мәгълүматлары буенча, гадәттән тыш хәл кичә иртән булган. Кама балалар диагностика үзәгендә урнаштырылган беби-бокста сигнализация эшли башлаган. Сабыйны биләү һәм сөлгегә төреп, сумкага салганнар һәм калдырып киткәннәр.
Хәзерге вакытта баланы бер ир-атның ташлап калдырганы гына билгеле.
Табиблар сабыйны караганнан соң, аның сау-сәламәт булуын һәм зыян күрмәвен ачыклаган.
«Иң беренчеләрдән булып баланы урламаганнармы икәнлеген ачыклау өчен җинаять эше кузгатылачак, - диде шәһәр Башкарма комитетының опека һәм попечительлек бүлеге башлыгы Роза Гернер. - Аннары әгәр аны чынлап та ташлап калдырган булсалар, без сабыйга исем-фамилия бирәчәкбез, аны кызлыкка алу мәсьәләсе белән шөгыльләнәчәкбез».
ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат сәркатибе «Татар-информ» агентлыгына хәбәр иткәнчә, хәзерге вакытта кыз Кама балалар диагностика үзәгенең профиль бүлегендә, аны белгечләр карый һәм клиник-лаборатор тикшеренүләр үткәрелә.
 
Фото: kazanpress.ru
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/08/10/169433/

Комментарийлар