Логотип «Мәйдан» журналы

Чаллыда хастаханәләр өчен китаплар җыялар

"Заман" яшьләр үзәге Чаллының дәвалау-савыктыру оешмаларына китап җыю акциясе игълан итте, дип хәбәр итә "Вести КАМАЗа" басмасы.Бүләк итеп классик нәфис әдәбият, мәктәп программасына кертелгән әдәбият...

"Заман" яшьләр үзәге Чаллының дәвалау-савыктыру оешмаларына китап җыю акциясе игълан итте, дип хәбәр итә "Вести КАМАЗа" басмасы.
Бүләк итеп классик нәфис әдәбият, мәктәп программасына кертелгән әдәбият, энциклопедияләр, аң-белемне үстерүче уеннар, балалар һәм өлкәннәр өчен фәнни-популяр әдәбият, кайсы да булса тармакка караган әдәбият, балалар һәм өлкәннәр өчен белешмә һәм энциклопедик басмалар, журналлар кабул ителә, дип аңлаттылар "Заман"да.
Китап һәм журналлар яхшы хәлдә булырга тиеш. Акциянең иң актив катнашучыларына оештыручылар тарафыннан грамоталар тапшырылачак. Акцияне "Ника-профи" яшьләр берләшмәсе уздыра.
 

Комментарийлар