Логотип «Мәйдан» журналы

Чаллыда контрафакт кофе сатучылар тотылган

Чаллы шәһәр суды карары белән ике эшмәкәр - Олег Митрофанов һәм Игорь Коротков шартлы рәвештә җәзага тартылды, дип яза  «Вести КАМАЗа».Тикшеренү мәгълүматлары буенча, алар 2016-2017 елларда "Содействи...

Чаллы шәһәр суды карары белән ике эшмәкәр - Олег Митрофанов һәм Игорь Коротков шартлы рәвештә җәзага тартылды, дип яза  «Вести КАМАЗа».
Тикшеренү мәгълүматлары буенча, алар 2016-2017 елларда "Содействие" фирмасы астында контрафакт «Nescafe Classic», «Nescafe Gold», «Jacobs» һәм  «Jacobs Monarch» кофелары керткән. Чаллылылар 2,7 миллион сумга ялган кофе партиясен краснодар фирмасына тәкъдим итеп, хокук саклаучы органнар игътибарын үзләренә җәлеп иткән. Краснодар фирмасында әлеге кофеның сыйфатлылыгыннан шикләнгәннәр һәм «Jacobs РУС» компаниясенә мөрәҗәгать иткәннәр. Алары, үз чиратында, әлеге товарның ялган булуы турында белдергән.
Китерелгән зыянның күләме 1 миллион сум дип бәяләнде. Суд карары буенча Митрофанов 2,5 елга, ә Коротков 3 елга  шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм ителде.
 

Комментарийлар